Михаил Галицкий (Михаил Олег улы Галицкий, рус. Михаил Олегович Галицкий) — драма артисты, Качалов исемендәге театрның әйдәүче артисты, Россиянең атказанган (2013), Татарстанның халык (2005) артисты, Тукай премиясе лауреаты (2000), Казан сәнгать академиясе укытучысы.

Михаил Галицкий
Туган телдә исем Михаил Олег улы Галицкий
Туган 23 ноябрь 1953(1953-11-23) (70 яшь)
Иваново өлкәсе Вичуга шәһәре
Яшәгән урын Бауман урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Ярыслау дәүләт театр институты[d]
Һөнәре драма артисты, режиссёр
Җефет Елена Галицкая, ТР атказанган артисты
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2000)
Сайт http://ok.ru/profile/331192813817

 Михаил Галицкий Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
«Түбәдәге скрипкачы» спектаклендә Тевье ролендә

1953 елның 23 ноябренда Иваново өлкәсе Вичуга шәһәрендә туган. Вичуга шәһәрендә 17- санлы мәктәпне (1972), Иваново мәдәни-агарту укуханәсен, хәрби хезмәттән соң Ярославль театр институтының актёр осталыгы факультетын (1980) тәмамлаган.[2]

Хезмәт юлы үзгәртү

Иҗаты үзгәртү

Михаил Галицкий — гаҗәеп актёр осталыгы булган, киң иҗат диапазонына ия драма артисты. 22 ел эшләү дәверендә Казанның һәм Россиянең иң борынгы театрларының берсендә әйдәүче артистка әйләнде. Аның иҗаты темпераменты, шаккаткыч музыкаль сәләте, эксцентрикага һәвәслеге, режиссёр куйган бурычны төгәл үтәп, уйнаган каһарманының холкын төгәл сызыклар белән бирә алу сәләте булу белән аерылып тора.

Казан сәнгать академиясендә һәм Казан энергетика университетының «Сдвиг по фазе» эксперимент театрында шәкертләргә актёр серләрен өйрәтә, алар белән «Болакта» Яшьләр театрында Алексей Дударевның «Рядовойлар», Степан Лобозеровның «Табигатьтә кечкенә тамаша» спектаклен куя.[3][4]

«Түбәдәге скрипкачы» спектакле белән Халыкара фестивальдә (Марсель, Франция, 2000), Сочи (2000), Санкт-Петербург (2002), Түбән Новгород (2003), Краснодар (2007), Екатеринбург (2008), Сембер (2009, 2012), Чиләбе (2011) шәһәрләрендә гастрольләрдә була.

Уйнаган рольләре үзгәртү

  • Анчугин — «Провинция мәзәкләре» (Провинциальные анекдоты) А. Вампилов.
  • Гектор Хэшебай — «Йөрәкне яралый торган йорт» (Дом, где разбиваются сердца) Б. Шоу
  • Горбушкин — «Ачы!» (Горько!) М. Зощенко.
  • Дмитрий — «Чепи күз» (Куриная слепота) Н. Коляда.
  • Комиссар Дыркин — «Шомлы йомыркалар » (Роковые яйца) М. А. Булгаков.
  • Бобчинский — «Ревизор» Н.В. Гоголь.
  • Шериф — «Том Сойер мажаралары» (Приключения Тома Сойера) М. Твен.
  • Маг Челио — «Өч әфлисунга мәхәббәт» (Любовь к трем апельсинам) М. А. Светлов.
Качалов театрында үзгәртү
  • Печенкин — «Соңгы коммунист» (Последний коммунист) В. Золотуха.
  • Мочалкин — «Алтын фил» (Золотой слон) А. Копков.
  • Тевье — «Түбәдәге скрипкачы» (Скрипач на крыше) Шолом-Алейхем-Д. Бок, Д. Стайн.
  • Симеонов-Пищик — «Чия бакчасы» (Вишнёвый сад) А. П. Чехова.
  • Пичем — «Өч бакырлык опера» (Трёхгрошовая опера) Б. Брехт-К. Вайль.
  • Федор-«Ленин» — «Америка фахишәсе яки исерек әти белән Россия буйлап сәяхәт» (Американская шлюха или путешествие по России с папой-алкоголиком) Ираклий Квирикадзе (18 +).
  • Чекалинский — «Пики дамасы» (Пиковая дама) А. С. Пушкин.
  • Мишель Старо — « Вернье йорты сере» (Тайна дома Вернье) Роберт Том-Агата Кристи.
  • Тимофей — «Чит кеше белән гаилә сурәте (Семейный портрет с посторонним) С. Лобозёров.
  • Айболит — «Табиб Айболит» К. И. Чуковский.
  • Леонида Папагатто — «ҖәмгыятЬтән әфәнде» (Синьор из общества) Д. Скарниччи, Р. Тарабузи.
  • Илл — «Ханымның килүе» (Визит дамы) Дюрренматт.
  • Флавий — «Түгәрәкнең шакмагы» (Квадратура круга) В.П. Катаев.
  • Мамаев — «Глумов» А. Н. Островский .
  • Киса Воробьянинов — «Бөек комбинатор» (Великий комбинатор) Илья Ильф, Евгений Петров.
  • Профессор Персиков — «Шомлы йомыркалар » (Роковые яйца) М. А. Булгаков.[5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү