Мирза Муллагулов

Муллагулов Мирза Гыйздетдин улы (1938 елның 20 июне2023 елның 14 феврале) — этнограф. Тарих фәннәре кандидаты (1989). Башкортстан Фәннәр академиясенең Раил Кузеев исемендәге премиясе лауреаты (2009).

Мирза Муллагулов
Туган 20 июль 1938(1938-07-20)
Бөрҗән районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 14 февраль 2023(2023-02-14)
РФ, БР, Уфа
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Биографиясе үзгәртү

1938 елның 20 июлендә Башкорт АССР ы Бөрҗән районы Иске Монасыйп авылында Бибикамал һәм Гыйздетдин Муллагуловларның җиде балалы гаиләсендә туган. Авыл мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлый[1].

1954—1956 елларда Темәс педагогия училищесында белем ала, бу уку йорты ябылгач, укуын 1956-1958 елларда Белорет педагогия училищесында дәвам итә.

1958-1961 елларда Төркмән ССР ы биләмәләрендә танк гаскәрләрендә хезмәт итә[1].

1961-1962 елларда Бөрҗән районында башлангыч классларны тикшерүче инспектор һәм Нәби башлангыч мәктәбе мөдире булып эшли.

1962-1967 елларда Башкорт дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый.

1967-1968 елларда Белорет районының Асы урта мәктәбендә уку өлеше мөдире булып эшли. 1968-1971 елларда Стәрлетамак районындагы Бүреказган урта мәктәбендә тарих укытучысы була.

1971-1999 елларда СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли:

  • 1971 елдан — кече тикшеренүче,
  • 1991 елдан — өлкән тикшеренүче.

1989 елда «Башкорт халык транспорты. XIX—XX гасыр башы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яза һәм аны Ленинградта уңышлы яклап чыга.

1999-2006 елларда Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Этнологик эзләнү үзәгендә этнология бүлеге мөдире була.

2006-2016 елларда — Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Р. Г. Кузеев исемендәге Этнологик эзләнү институтының алдынгы гыйльми хезмәткәре булып эшли.

«Башкортстан: кыскача энциклопедия» һәм «Башкорт энциклопедиясе» мәкаләләренең авторы. «Башкортлар» («Башкиры», 2016) хезмәтенең автордашы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • «Хезмәт ветераны» медале (1990)
  • Россия Фәннәр академиясенең мактау кәгазе (1999) — «Россия Фәннәр академиясендә күп еллык нәтиҗәле хезмәт өчен һәм РФА-ның 275-еллык юбилее уңаеннан»
  • Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетының мактау кәгазе (2006)
  • «Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен» мактау билгесе (2011)
  • Башкортстан Фәннәр академиясенең Раил Кузеев исемендәге премиянең башлангыч лауреаты (2009)

Төп хезмәтләре үзгәртү

  • Башкирский народный транспорт в XIX — нач. XX в. Дис. … канд. ист. наук / АН СССР. Ин-т этнографии им. Н. Н. Миклухо-Маклая. — Уфа, 1989. — В 2 т.
  • Башкирский народный транспорт. XIX — начало XX в. / БНЦ УРО РАН. — Уфа, 1992. — 152 с.
  • Лесные промыслы башкир. XIX — начало XX в. / БНЦ УРО РАН. — Уфа, 1994. — 180 с.
  • Башҡорттарҙың урман кәсебе. — Өфө: Башҡортостан Ки­тап нәшриәте, 2000. — 208 бит.
  • Собирательство и рыболовство у башкир / Центр этнологических исследований УНЦ РАН. — Уфа: Гилем, 2007. — 158 с.
  • Соколиная охота у башкир / Ин-т этнологических исследований им. Р. Г. Кузеева УНЦ РАН. — Уфа: ГУП РБ УПК, 2013. — 160 с.
  • Архаичные способы хозяйства у башкир : традиции и новации. — Уфа : Китап, 2014. — 176 с.

Вафаты үзгәртү

2023 елның 14 февралендә, озак авырганнан соң, Уфада 85нче яшендә вафат булган.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Зифа Хәсәнова. {{{башлык}}} // Ватандаш. — № 7. — С. 109-111. — ISSN 1683-3554.
  2. Ләйлә Аралбаева. Өфөлә билдәле ғалим-этнограф Мирза Муллағолов донъя ҡуйған. «Башинформ» МА, 14.02.2023(башк.)

Сылтамалар үзгәртү