Бөтенрусия мөселманнарының милли шурасы

(Милли шура битеннән юнәлтелде)

Бөтенрусия мөселманнарының милли шурасы (Милли Шура) - Россия мөселманнарының ижтимагый-сәяси оешмасы. 1917 елның маенда, Бөтенрусия мөселманнарының беренче корылтае карары нигезендә Петроградта оештырыла. Мөселманнарның сәяси һәм иҗтимагый-мәдәни тормышына җитәкчелек итү, Россиянең булачак Оештыручылар мәҗлесенә мөселман вәкилләрен сайлау эшен оештыру һәм башка бурычлар куйган. Югары идарәче органы — Мөселманнар башкарма комитеты. Аның рәисе — Әхмәт Цаликов, әгъзалары — Фатыйх Кәрими, Ибраһим Әхтәмов, Заһит Шамил, Муса Бигиев, Ильяс Алкин, Мостафа Төмәнев, Шакир Мөхәммәтъяров, Садри Максуди, Гаяз Исхакый (Идел буе һәм Себердән), Гобәйдулла Хуҗаев, Әхмәтзәки Вәлиди; Күлбай Түгешев, Ибраһим Җайнаков, Кокынбай Габделхаликов, Камалетдин Рахманбирдеев, Солтан Урманбиев (Төркистаннан), Корбангали Кошугылов, Колмөхәммәт Уразаев, Җиһанша Дусмөхәммәтев, Вәлитхан Таначев, Аккәгазь Дусҗанова (Казакстаннан), Исмәгыйль Леманов, Хөсәен Боданинский (Кырымнан).[1] 1918 елның маенда Совет хакимияте тарафыннан тыела. Басма органы - «Известия Всероссийского мусульманского совета» гәҗите.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү