Мелания Трамп
Мелания Трамп (ингл. Melania Trump; кияүгә чыкканчы — Кнавс (словен. Knavs), Кнаусс (ингл. Knauss); 1970 елның 26 апреле, Ново-Место, Югославия) — словен килеп чыгышлы америка фотомоделе, кул сәгатьләре һәм зәркән эшләнмәләре дизайнеры. АКШның 45 нче Президенты Дональд Трамп хатыны.
Мелания Трамп | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | ингл. Melania Trump |
Туган | 26 апрель 1970[1][2][3][…] (53 яшь) яки 1970[4] Ново-Место[d], Ыславиния Айрат Җөмһүрияте, Югославия Социалистик Федератив Республикасы[5] |
Яшәгән урын | Нью-Йорк[2] Севнитса[6] Севнитса[6] |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() |
Әлма-матер | Secondary School for Design and Photography, Ljubljana[d][8] |
Һөнәре | модель, дизайнер украшений, йолдыз, эшмәкәр |
Җефет | Дональд Трамп[9] |
Балалар | Бэррон Трамп[d][2] |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Ines Knauss[d] һәм Denis Cigelnjak[d] |
![]() | |
Тормыш юлыҮзгәртү
Мелания Кнавс 1970 елның 26 апрелендә Югославия Социалистик Федератив Республикасы составына кергән Словениянең Ново-Место шәһәрендә туа. Әтисе — Радече шәһәреннән, ә әнисе — Рака авылыннан[10]. Меланиянең әнисе Амалия җирле «Jutranjka» фабрикасында балалар киемнәре дизайны белән шөгыльләнгән.
Балачакта Мелания, башка фабрика эшчеләренең балалары кебек үк, балалар киемнәре коллекцияләренең модалы күрсәтмәләрендә катнаша[11].
16 яшендә «архитектура һәм дизайн» белгечлеге буенча Люблянский университетына укырга керә, әмма беренче курстан соң укуын ташлап Миланга күчеп китә[12][13].
Туган словен теленнән тыш Мелания тагын биш телне дә ирекле белә: инглиз, алман, француз, итальян һәм сербхорват[14][15].
ФотомодельҮзгәртү
Уналты яшендә үзенең модель карьерасын башлый. Словения фотографы Стейн Джерко белән хезмәттәшлек иткән. Унсигез яшендә Кнавс Миланда модель агентлыгы белән контракт төзи[16]. 1995 елда «Metropolitan Models» хуҗасы Паоло Дзамполли, үзенең булачак ире Дональд Трамп дусты белән таныша. Дзамполли аны АКШка күчәргә күндерә. 1996 елда Кнавс Манхэттенда урнаша[11].
Кнавсны Vogue, Harper’s Bazaar, Ocean Drive, In Style, New York Magazine[17], Avenue, Allure, Vanity Fair, Self, Glamour, Elle кебек басмаларның тышлыкларында бастыралар. Шулай ук ул 2001 елда «Образцовый самец» фильмында төшә[18].
БизнесҮзгәртү
2010 елда Мелания Американың QVC кибетләрендә эксклюзив тәкъдим ителгән «Melania Timepieces & Jewelry» зәркән эшләнмәләр һәм сәгатьләр линиясен башлап җибәрә[19].
Финанс хисаплылыгы нигезендә 2016 ел өчен Меланиянең еллык кереме 15 000 нән 50 000 АКШ доллары тәшкил иткән[20].
Дональд Трампның хатыныҮзгәртү
Allure журналы өчен эшләп, 1999 елда Дональд Трамп белән таныша. Аның белән мөнәсәбәтләр Мелания профессиональ модель булгач һәм Нью-Йоркта чыгыш ясый башлагач ныгыган. Аларның элемтәләре «The Apprentice» реалити-тамашасын башлап җибәргәннән соң игълан ителә[21]. Зур танылу Кнавсны Британиянең GQ журналы белән хезмәттәшлеккә китерә. Аның фотолары журналның 2000 елның гыйнвар аенда чыгарылган тышлыгында барлыкка килә[22]
2004 елда Трамп һәм Кнавс ярәшәләр. Туй тантанасы 2005 елның 22 гыйнварында Палм-Бич шәһәрендәге Bethesda-by-the-Sea Епископаль чиркәвендә уза[23]. Трампның туенда кунаклар сыйфатында Билл һәм Һиллари Клинтон катнашкан[24].
Аларның туй тантанасы медиа агентлыклар тарафыннан киң яктыртылган, шул ук вакытта еш кына «Christian Dior» брендының 200 мең долларлык туй күлмәкләре искә алына[25].
2006 елда Мелания Трамп АКШ гражданины була[26]. 2006 елның 20 мартында парның улы Бэррон Уильям Трамп туа[27]. Ул Трампның бишенче баласы була.
АКШның беренче ханымыҮзгәртү
2017 елның 20 гыйнварында Мелания Трамп АКШның беренче ханымы була[28]. Трамп чит илдән килгән икенче беренче ханым титулын йөртүче булган[29][30].
Трамп АКШ президенты вазыйфасына керешкәннән соң, Мелания Манхэттэнда улы Бэррон белән уку елы ахырына кадәр «Trump Tower»да яшәргә кала[31]. 2017 елның 1 июнендә улы белән Ак йортка күчә[32].
2017 елның 8 мартында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Ак йортта үзенең беренче чарасын — ланч үткәрә[33][34].
2017 елның 26 декабрендә АКШның беренче ханымы Мелания Трамп 1828 елда АКШ президенты Эндрю Джексон утырткан ак йортның чирәмлегендә ике йөз еллык магнолияне кисеп алырга таләп итә[35].
2018 елның май башында Мелания үзенең «Be best» («Иң яхшы бул») программасын башлап җибәрү турында игълан итә[36].
2018 елның октябрендә Мелания Африканың дүрт иле буенча биш көнлек турне уздыра. Төп максатлар: табигатьне саклау, балалар һәм гаиләләрнең проблемалары. Трамп Гана, Малави, Кения һәм Мисырда була[37][38].
Техасскның Эл-Пасо шәһәрендә 2019 елның 3 августындагы атыштан соң (аның нәтиҗәсендә 23 кеше һәлак була), ире белән Мелания хастаханәгә, зыян күрүчеләр янына барганнар. Алар шулай ук исән калучыларның гаиләләре, медицина учреждениесе персоналы һәм коткаручылар белән очрашканнар[39][40].
2020 елның 1 октябрендә Дональд һәм Меланиянең коронавирус йоктыруы билгеле була[41].
2020 елның 8 ноябрендә Мелания «барлык законлы тавышларны да исәпкә алырга» чакыра. Аның сүзләренә караганда, АКШның һәр гражданины президент сайлауларын гадел уздыруга лаек. Мөрәҗәгать «Twitter»да басылып чыга[42]:
«Һәр законлы — законсыз түгел — тавыш исәпкә алынырга тиеш. Без демократияне тулы транспарентлык ярдәмендә якларга тиеш»
Сәнгатьтә Мелания образыҮзгәртү
Босния һәм Герцеговина сынчысы Стиво Селак Меланияның сынын 2017 елда булдыра[43]. 2018 елда Мадам Тюссо музее Нью-Йоркта аның балавыз сынын тәкъдим итә[44].
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Internet Movie Database — 1990.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 First Lady Melania Trump — 2017.
- ↑ ČSFD — 2001.
- ↑ Czech National Authority Database
- ↑ 5,0 5,1 The Model American / мөхәррир (not translated to en-us) — New York City: (untranslated), 2016. — ISSN 0028-792X; 2163-3827
- ↑ 6,0 6,1 Malathronas J. Melania Trump tourism: First lady's hometown Sevnica lures visitors — 2018.
- ↑ Kuczynski A. Melania Trump's American Dream // Harper's Bazaar / J. Picardie, G. Bailey — Hearst Communications, 2016. — ISSN 0017-7873; 2692-3815
- ↑ https://www.rtvslo.si/zabava-in-slog/ture-avanture/novice/melania-po-ljubljani-drvela-z-modro-vespo-in-kofetkala-pri-konjskem-repu/407164
- ↑ http://www.hollywoodreporter.com/features/trumps-wedding-melania-bill-hill-880088
- ↑ Tednik CELJAN. Celjan.si. 2011-11-25 тикшерелгән.
- ↑ 11,0 11,1 INSIDE THE TRUMP MARRIAGE: MELANIA’S BURDEN (2017-04-21). 2020-11-05 тикшерелгән.
- ↑ Biographie de Melania Knauss. 29-08-2008 тикшерелгән.(ингл.)
- ↑ 10 необычных фактов о Первой леди США Мелании Трамп. 2020-11-05 тикшерелгән.
- ↑ On the Record With Greta Van Susteren : FOXNEWSW : May 26, 2016 4:00pm-5:01pm PDT : Free Borrow & Streaming : Internet Archive
- ↑ She’s fluent in 5 languages
- ↑ Melania Trump would be a first lady for the ages. 2020-11-05 тикшерелгән.(ингл.)
- ↑ Раскрыта личность целующей пожарного девушки на популярном снимке // Лента.ру, 28 февраля 2020
- ↑ Biographie de Melania Knauss sur Imdb. 29-08-2008 тикшерелгән.(ингл.)
- ↑ White House website promotes Melania Trump's modeling and jewelry line. 2020-11-07 тикшерелгән.(ингл.)
- ↑ Melania Trump net worth revealed: Donald Trump’s wife sitting on THIS much cash. 2020-11-07 тикшерелгән.(ингл.)
- ↑ Melania Knauss. 2 май 2011 тикшерелде.
- ↑ Melania Trump — the First Lady in our nude photo shoot // British GQ. March 4, 2016 [originally published in January 2000]
- ↑ Melania Trump & Donald Trump | Married Divorced Children Ex | FamousHookups.com
- ↑ Donald Trump talked politics with Bill Clinton weeks before launching 2016 bid, The Washington Post
- ↑ Donald Trump Weds Melania Knauss. 7 ноябрь 2020 тикшерелде.
- ↑ White House. First Lady Melania Trump. әлеге чыганактан 2017-12-14 архивланды. 30 января 2017 тикшерелгән.
- ↑ White House. Billion Dollar Baby. 2020-11-08 тикшерелгән.
- ↑ Женщины Трампа. Первая леди и дочь от первого брака — РИА Новости, 20.01.2017
- ↑ Melania to be 1st foreign-born US First Lady since 1820s. 2020-11-08 тикшерелгән.
- ↑ Melania, Ivanka and Barron Trump - who is the new first family?. 2020-11-08 тикшерелгән.
- ↑ Donald Trump confirms that wife Melania and son Barron will stay in New York after the presidential inauguration. 2020-11-08 тикшерелгән.
- ↑ First Lady Melania Trump, Son Barron, 11, Move Into the White House. 2020-11-08 тикшерелгән.
- ↑ First Lady Melania Trump Hosts a Luncheon for International Women's Day. 2020-11-13 тикшерелгән.
- ↑ Melania Trump 'recalls her immigrant past' as she pushes for equality on International Women's Day. 2020-11-13 тикшерелгән.
- ↑ Мелания Трамп приказала спилить старейшее дерево у Белого дома (2017-12-27). 2020-11-10 тикшерелгән.
- ↑ Меланья Трамп запустит программу для детей о трудностях современной жизни (2018-05-07). 2020-11-10 тикшерелгән.
- ↑ Что делала Мелания Трамп в Африке? (2018-10-07). 2020-11-13 тикшерелгән.
- ↑ Африканское турне Мелании Трамп: напомнят ли первой леди о словах супруга? (2018-10-01). 2020-11-13 тикшерелгән.
- ↑ Anger as grinning Trump gives thumbs-up while Melania holds El Paso orphan. 2020-11-13 тикшерелгән.
- ↑ Trump laments coverage as aides concede visits to mourning cities didn't go as planned. 2020-11-13 тикшерелгән.
- ↑ Дональд и Меланья Трамп заразились коронавирусом (2020-10-02). 2020-10-13 тикшерелгән.
- ↑ Мелания Трамп призывает учитывать законные голоса на выборах президента (2020-11-08). 2020-10-13 тикшерелгән.
- ↑ Statue of first lady Melania Trump raises eyebrows. 2020-11-13 тикшерелгән.
- ↑ Melania Trump's Wax Figure Is Here and, Well, It's Really Something. 2020-11-13 тикшерелгән.
СылтамаларҮзгәртү
Мелания Трамп(ингл.) Internet Movie Database сайтында