Тельман районы (рус. Тельманский район) — 1935 елдан 1958 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Норлаттан Төньяк-Көнбатышка 30 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көньягында урнашкан. Административ үзәк - Мамык авылы.

Тельман районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Мамык

Нигезләү датасы

1935 елның 10 феврале

Юкка чыгару датасы

1958 елның 16 июле

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1939)

30 507 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар, чувашлар[1]

Тарих үзгәртү

Тельман районы территориясе 1920 елга кадәр Казан губернасының Чистай өязе Иске Мукшы вулысында, 1920 елдан 1930 елга кадәр Чистай кантонында, ә 1930 елдан 1935 елга кадәр Аксубай, Биләр һәм Октябрь районнарында урнашкан. 1935 елның 10 февралендә Аксубай, Биләр һәм Октябрь районнарыннан бүленеп чыгару юлы белән барлыкка килә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Чистай өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1958 елның 16 июлендә Тельман районы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Аксубай, Биләр һәм Октябрь районнарына тапшырыла.[2]

Административ бүленеш үзгәртү

1948 елның 1 гыйнварына районда 21 авыл советы булган: Яңа Әмзә, Ялаур, Карасу, Кирпичный, Кычытканлы, Кече Сөнчәле, Мамык, Михайловка, Яңа Әлмәт, Октябрь, Сәләнгеш, Иске Әлмәт, Иске Мукшы, Сөнчәле, Татар Сөнчәлесе, Чуаш Тимерлеге, Трудолюбово, Тукай, Торнаяз, Төрнәс, Шәрбән. Район мәйданы 1069 км² тәшкил иткән.[2]

Халык үзгәртү

1939 елда халык саны 30507 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар - 34,85 %, руслар - 41,78 %, чувашлар - 22,1 %.[1]

Танылган кешеләр үзгәртү

Рифкат Богданов - математик, физика-математика фәннәре докторы, профессор.[2]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 http://www.demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2409
  2. 2,0 2,1 2,2 http://www.millattashlar.ru/index.php/ТЕЛЬМАН_РАЙОНЫ_(Тельманский_район)