Сәйтнәфи Сәидвәлиев

Сәйтнәфи Сәидвәлиев, кырымтат. Seytnafe Seytveliyev, Сейтнафе Сейтвелиев (1919, Кырым1983, Таҗикстан) — Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1нче Беларус фронты 48нче армия 96нчы укчы дивизия 350нче укчы полкның туп командиры, Советлар Берлеге Каһарманы (1944), старшина.

Сәйтнәфи Сәидвәлиев
кырымтат. Seytnafe Seytveliyev
Туу датасы 29 май 1919(1919-05-29)
Туу урыны РСФСР Таврия губернасы, Карасубазар районы Тау-Кыпчак авылы
Үлем датасы 13 март 1983(1983-03-13) (63 яшь)
Үлем урыны Таҗик ССР, Ленинабад (хәзерге Хуҗанд)
Иялек РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре артиллерия
Дәрәҗә Калып:ССРБ, старшина
Җитәкчелек иткән туп командиры
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин ордены Кызыл Байрак ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
 Истигъфада 1946

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1919 елның 29 маенда Таврия губернасы (хәзерге Карасубазар районы) Тау-Кыпчак авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте — Кырым татары. Урта белем алгач, йөзем җитештерүче күмәк хуҗалыкта эшләгән. 1939 елда хәрби хезмәткә чакырыла, Әдис хәрби округында хезмәт итә, кече командирларның артиллерия мәктәбен тәмамлый, 45 мм лы орудие төзәүчесе була.

Бөек Ватан сугышында үзгәртү

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында: Көньяк фронты, аерым Диңгез буе армиясе, Кырым фронты, Төньяк Кавказ фронты, Сталинград фронты, Дон фронты, Үзәк фронт, 1нче һәм 2нче Беларус фронты. 1942 елда каты яралана. 1нче Беларус фронты 48нче армия 96нчы укчы дивизия 350нче укчы полкның туп командиры өлкән сержант С. Сәидвәлиев Гомель өлкәсенең Жлобин шәһәре янында урнашкан дошман ныгытмасын өзгән вакытта батырлык күрсәтә. 3 июльгә каршы төндә Беларуснең Минск өлкәсе Пуховичи районы Марьина Горка шәһәре янында дошман контрһөҗүмен кире какканда, дошманның 15 танкына зур зыян китерә һәм күпләгән дошман сугышчыларын юк итә. 1944 елның 25 сентябрендә Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә. Кырым татарлары сөргене вакытында, кырым татарына әлеге исемне бирмәсләр иде, бүләкләүгә тәкъдим итү кәгазендә милләте татар дип язылган булу коткара[1].
Сугышны Польшада, Балтыйк диңгезе ярында тәмамлый.

Сугыштан соң үзгәртү

1946 елда демобилизацияләнә. Кырым татарлары сөргене аркасында, туган иленә — Кырымга кайта алмый. Таҗикстанга җибәрелә, Ленинабад шәһәрендә урнаша, авыл хуҗалыгы мәктәбендә укый, эшли.
1983 елның 13 мартында вафат.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  2. Герои Советского Союза. Т.1. М., 1987.
  3. Звезды немеркнущей славы. Симферополь, 1984.
  4. Дҗураева Т.Д. Верные сыны Родины. Ташкент, 1964.
  5. Березняк Н.Г. Герои Советского Союза - узбекистанцы. Ташкент, 1984.
  6. Сечкина Л. Твои Герои. Душанбе, 1985.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү