Милош Земан (чех. Miloš Zeman, 1944 елның 28 сентябре, Өченче рейх, Боһемия һәм Моравия протектораты, Колин) — чех дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, белеме буенча икътисадчы, 1998-2002 елларда Чехия хөкүмәте башлыгы.
Чехия байрагы Чехиянең өченче (2013 елның 8 мартыннан; илнең турыдан-туры сайлаулар аша хакимияткә килгән беренче президенты).

Милош Земан
Чехия байрагы 3нче Чехия президенты
Вазыйфада
2013 елның 8 марты – 2023 елның 8 марты
Аңа кадәр үзе
Дәвамчысы Петр Павел
Туган 28 сентябрь 1944(1944-09-28) (79 яшь)
Өченче рейх, Боһемия һәм Моравия протектораты, Колин
Җефет Ивана Земанова[d][1]
Әни Мария Земанова (1917-1997), укытучы
Белем Высшая школа экономики[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1944 елның 28 сентябрендә Өченче рейх составындагы Боһемия һәм Моравия протекторатының Колин шәһәрендә почта хезмәткәре (әтисе) һәм укытучы (әнисе) гаиләсендә туган. Милош тугач, әти-әнисе аерылышкан, малай әнисе белән үскән. Колинда башта башлангыч мәктәптә, 1959-1963 елларда урта икътисад мәктәбендә укый. Томаш Масарик турында язган рефераты аркасында югары уку йортында укуын дәвам итәргә рөхсәт ителми. 1963-1967 елларда төзелештә эшли. 1965 елда, вузда укырга рөхсәт алгач, читтән торып, Праһада югары икътисад мәктәбендә «икътисадый планлаштыру» белгечлегенә укый башлый. 1967 елда көндезге бүлеккә күчә. 1969 елда диплом ала, 1969-1970 елларда — үзе укыган югары мәктәпнең укытучысы. Инглиз һәм рус телләрен камил белә. 1968 елда Чехословакия коммунистлар фиркасенә керә, 1970 елда, Варшава килешүе илләре гаскәрләренең илгә керүе («Дунай» операциясе) белән килешмәве сәбәпле, фиркадән чыгарыла.

1971-1984 елларда «Noctua», «Technosport», «Sportpropag» компанияләре хезмәткәре.

1985-1989 елларда фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнә. 1990-1992 елларда Чехословакия фәннәр академиясенең прогнозлаштыру институты хезмәткәре.

1990-1992 елларда — парламент депутаты.

1993-2001 елларда Чехословакия социал-демократлар фиркасе рәисе. 1995-1998 елларда Чехия парламентының депутатлар пулаты рәисе.

1998-2002 елларда Чехия хөкүмәте рәисе.

2003 елда Чехия президенты сайлауларында катнаша, Вацлав Клауска җиңелә. 2007 елда, фирканең яңа җитәкчелеге белән каршылыклар булу сәбәпле, Чехия социал-демократлар фиркасеннән чыга.

Сайлаулар үзгәртү

2013 елның гыйнварында Чехия тарихында беренче тапкыр уздырылган турыдан-туры президент сайлауларында катнаша. Беренче турда 24,21 % тавыш җыя, икенче турда, 54,8 % тавыш җыеп, көндәше Карел Шварценбергны җиңә[2]. 2013 елның 8 мартыннан президент вазыйфасында[3].

2018 елның гыйнварында узучы Чехия президенты сайлауларында үз кандидатурасын куя. Беренче турда сайлаучыларның 38,56 % тавышын җыеп, президент сайлауларының икенче турына уза (көндәше — Иржи Драһош 26,6 % җыйган)[4]. 27 гыйнварда узган икенче турда 51,36 : 48,63 % тавыш җыеп, көндәше Иржи Драһошны җиңә һәм яңа срокка президент итеп сайлана[5].

Гаиләсе үзгәртү

Ике кат өйләнгән. Беренче хатыны (1971-1978 елларда) Бланка Земанова. Беренче никахыннан улы Давид.
Икенче хатыны (1993 елдан) Ивана Земанова (Беднарчикова). Икенче никахыннан кызы Катержина.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү