Мамука Бахтадзе (гөрҗ. მამუკა ბახტაძე, 1982 елның 9 июне, ССРБ, Гөрҗистан ССР, Тифлис) — Гөрҗистан сәясәтчесе, 20172018 елларда Гөрҗистан финанс министры, 2018 елның 20 июненнән 2019 елның 3 сентябренә кадәрГөрҗистан Гөрҗистан премьер-министры.

Мамука Бахтадзе
Гөрҗистан премьер-министры
Вазыйфада
2018 ел – 2019 ел
Гөрҗистан финанс министры
Вазыйфада
2017 елның 13 ноябре – 2018 елның 13 июне
Шәхси мәгълүмат
Туган 9 июнь 1982(1982-06-09) (41 яшь)
ССРБ, Гөрҗистан ССР, Тифлис
Сәяси фирка Гөрҗи хыялы — Демократик Гөрҗистан
Белем Тифлис дәүләт университеты,
Мәскәү дәүләт университеты,
Франциянең INSEAD бизнес-мәктәбе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1982 елның 9 июнендә Гөрҗистан ССР башкаласы Тифлистә туган. Тифлис дәүләт университетының микроикътисад һәм менеджмент факультетын тәмамлаган, Мәскәү дәүләт университетында магистр дәрәҗәсе (2010), Франциянең INSEAD бизнес-мәктәбендә МВА квалификациясе алган. Техник фәннәр докторы.

20102012 елларда Гөрҗи халыкара энергетика корпорациясе генераль директоры.

20132017 елларда «Гөрҗи тимер юллары» АҖ дәүләт ширкәте җитәкчесе.

20172018 елларда Гөрҗистан финанс министры.

2018 елның 13 июнендә Георгий Квирикашвили хөкүмәте отставкага киткәч, хакимияттәге «Гөрҗи хыялы — Демократик Гөрҗистан» фиркасе (фирка лидеры — миллиардер Бидзина Иванишвили) 14 июньдә Мамука Бахтадзены министрлар кабинеты башлыгына кандидат итеп тәкъдим итә.

2018 елның 20 июнендә Гөрҗистан парламенты чираттан тыш утырышында Мамука Бахтадзены һәм ул тәкъдим иткән 11 портфельле министлар кабинетын 101 : 12 уңай тавыш белән раслый[1].

2019 елның 3 сентябрендә вазифасыннан китә[2].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү


Элгәре:
Димитри Кумсишвили
Гөрҗистан финанс министры
2017–2018
Аннары:
Николоз Гагуа
Элгәре:
Георгий Квирикашвили
Гөрҗистан премьер-министры
2018–2019
Аннары:
Георгий Гахария