Микроэкономика
Микроэкономика (микроикътисад, бор. грек. μικρός бор. грек. μικρός — кечкенә; οἶκος — йорт; νόμος — закон) — икътисади теориянең җитештерү, бүлү, кулланучылар һәм алмашу эшчәнлеге барышында аерым икътисади агентларның тәртибен өйрәнә торган бүлек.
Микроэкономика | |
Өйрәнелгән тармак | сорау һәм ихтыяҗ законы[d], Теория потребления[d], Экономические издержки[d], Структура рынка[d], Фиаско рынка[d] һәм Общее равновесие[d] |
---|---|
Нинди вики-проектка керә | Rethinking Economics[d] |
Моның каршысы | макроэкономика[d] |
Микроэкономика Викиҗыентыкта |
Микроэкономика ничек һәм ни өчен икътисади карарларның индивидуаль дәрәҗәдә кабул ителүен өйрәнә: кулланучылар товарлар һәм хезмәтләр бәяләренә, шулай ук керемнәр дәрәҗәсенә карап сатып алу карарларын ничек кабул итәләр; фирмалар технология дәрәҗәсен, шулай ук керемнәр, әзер товарлар һәм хезмәтләр бәяләрен исәпкә алып җитештерүне планлаштыралар; эшчеләр кайда һәм күпме эшләргә кирәклеген хәл итәләр, индивидуаль карарлар бәя дәрәҗәсен билгеләүче гомуми базар тигезлеген булдыралар һ.б. г.
Микроэкономика — икътисад фәненең хуҗалык итүче аерым субъектлар (кулланучылар, хезмәткәрләр, фирмалар) арасындагы икътисади мөнәсәбәтләрне, аларның эшчәнлеген һәм милли икътисадка йогынтысын өйрәнүче өлеше. Ул икътисади эшчәнлекнең аерым катнашучылары юлыга торган сайлап алу проблемасын өйрәнә. Мәсәлән, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарында кулланучылар һәм җитештерүчеләрнең үзара йогынтысын, хезмәт базарында эшмәкәрлекнең һәм ялланучы хезмәткәрләр мөнәсәбәтләрен һ.б. Шул ук вакытта микроэкономика аерым базарларның һәм тармакларның ничек эшләвен дә өйрәнә. Ул аерым товарларга бәяләр ничек урнашуын, яңа предприятиеләр төзүгә, сәнәгать тармакларын үстерүгә нинди акчалар һәм ни өчен җибәрелүен, тармаклар һәм базарлар эшчәнлегенә дәүләт сәясәте ничек йогынты ясавын аңлата.
Әдәбият
үзгәртү- Тарасевич Л. С., Гребенников П. И., Леусский А. И. Микроэкономика. — 2006. — 374 с.
- Протас В. Ф. Микроэкономика: структурно-логические схемы. — 1996. — 169 с.
- Тигова Т. Н. Микроэкономика: краткий курс лекций. — 2003. — 66 с.
Сылтамалар
үзгәртү- Гальперин В. М., Игнатьев С. М., Моргунов В. И. Микроэкономика
- 50 лекций по микроэкономике