Грет Мостни (алман. Grete Mostny Glaser; 17 сентябрь 1914 ел15 декабрь 1991 ел) — Австрия чыгышлы Чили галим-антропологы .[2] Ул Чилиның милли табигать тарихы музее (инг. Chilean National Museum of Natural History) өчен археологик эзләнү алып барган.

Сурәт
Имза
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Австрия
 Чили
 Цислейтания[d]
Туу датасы 17 сентябрь 1914(1914-09-17)[1]
Туу урыны Линц, эрцгерцогство Австрия над Энсом[d], Цислейтания[d], Аустрия-Маҗарстан[1]
Үлем датасы 15 декабрь 1991(1991-12-15)[1] (77 яшь)
Үлем урыны Сантьяго, Чили
Үлем төре табигый үлем[d][1]
Үлем сәбәбе яман шеш[1]
Ире яки хатыны Juan Gómez Millas[d][1]
Һөнәр төре антрополог, археолог, этнолог, тарихкача дәверне өйрәнүче, музеевед
Эш урыны Chilean National Museum of Natural History[d][1], Милан үнивирситите[d][1] һәм Sforza Castle Civic Museums[d][1]
Башкарган вазыйфа музей мөдире[d]
Әлма-матер Вена университеты[d][1], Брүссел ирекле университеты[d][1] һәм BG Körnerschule, Linz[d][1]
Укытучылары Wilhelm Czermak[d][1], Camillo Praschniker[d][1] һәм Виктор Кристиан[d][1]
 Грет Мостни Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Грет Мостни 1914 елның 17 сентябрендә Австро-Венгриянең Линц шәһәрендә туган.

Вена университетын тәмамлаган, анда чакта борынгы Мисыр киемнәре турында диссертация язган. 1937 елда фашистларның оккупациясе аркасында ул Венадан күчеп киткән. 1939 елда Бельгиянең башкаласы Брюссельдә диссертациясен яклаган һәм докторлык дәрәҗәсен алган. Шуннан соң ул әнисе һәм абыйсы белән Рейхтан качып чыккан немецларның һәм австриялеләрнең күп санлы общинасы яшәгән Чилига күчеп киткән.

Грет Мостни Мисырның Луксор һәм Каһирә калаларында археологик эзләнүләр алып барган. Сугыш азагында аны кабат Австрияга кайтырга чакырганнар, тик ул 1946 елда, Чили гражданы булып калуны яхшы күргәнлектән, бу илдә натуралашып торып калган. Ул Көньяк Америкада күп археологик казанулар үткәргән. 1954 елда Серро-Эль-Пломо тавында табылган[3], инклар тарафыннан корбан ителгән кыз баланың —Пломоның мумиясен[4] Чилиның милли музеена китерүдә катнашкан.

1964 -1982 елларда Мостни Чилиның Сантьягодагы милли табигать тарихы музеенда Чили галим-палеонтолог Humberto Fuenzalida Villegas (1904-1966) урынында аның музей җитәкчесе постын биләп торган.

Яман шеш авыруыннан Сантьягода 1991 елның 15 декабрендә вафат була.

Вена университетында Грет Мостниның национал-социализм корбаны булуын дәлилләүче документлар саклана. Университетның тарихи-мәдәни факультетының алдынгы студентларына 2013 елдан алып Грет Мостни премиясе тапшырыла.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү