Тынычлык өчен Нобель премиясе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Тынычлык буенча Нобель премиясе''' — тынычлык урнаштыру буенча казанышлар өчен ел саен Ослода...»
(аермасы юк)

31 май 2011, 09:47 юрамасы

Тынычлык буенча Нобель премиясе — тынычлык урнаштыру буенча казанышлар өчен ел саен Ослодагы Нобель комитеты тапшыра торган дәрәҗәле бүләк.

Намзәтләрне теркәү кагыйдәләре

Нобель фонды уставы нигезендә, намзәтләрне түбәндәге затлар тәкъдим итә ала:

  1. Норвегия Нобель комитетының элеккеге һәм гамәлдәге әгъзалары һәм Нобель институты тарафыннан билгеләнгән киңәшчеләр;
  2. төрле илләрнең милли парламентлары һәм хөкүмәтләре әгъзалары, шулай ук Парламентара берлек әгъзалары;
  3. Гаагадагы Халыкара арбитраж мәхкәмәсе әгъзалары;
  4. тынычлык мәсьәләләре буенча халыкара даими бюро комиссиясе әгъзалары;
  5. Халыкара хокук институтының әгъзалары һәм ассоциацияләшкән әгъзалары;
  6. сәяси фәннәр һәм юриспруденция, тарих һәм фәлсәфә өлкәсендәге университетларның профессорлары;
  7. Тынычлык буенча Нобель премиясе лауреатлары.

Лауреатлар исемлеге

1900-еллар

Ел Исем Тема
1901 ел   Жан Анри Дюнан «Халыкларның тыныч хезмәттәшлегенә кертем керткән өчен».
  Фредерик Пасси «Тынычлык урнаштыру буенча күп еллык хезмәтләр өчен».
1902 ел   Эли Дюкоммен «Аурупаның төрле пацифистик җәмгыятьләренең эшен коодинацияләү максатыннан Халыкара тынычлык бюросына нигез салуда хезмәт өчен рәхмәт йөзеннән ».
  Шарль Альбер Гоба «Халыкара арбитраж эшендә тырышлык өчен».
1903 ел   Уильям Рандал Кример «Арбитраж юлы белән тынычлык урнаштыруда тырышлыклар өчен».
1904 ел Халыкара хокук институты (Гент, Бельгия) Халыкара хокук институты – халыкара хокук принципларын билгеләгән, аның кодлаштыра башлаган һәм халыкара проблемаларны чишү юлларын тәкъдим иткән иң беренче оешмаларның берсе.
1905 ел   Берта фон Зутнер «Актив пацифистик эшчәнлек өчен».
1906 ел   Теодор Рузвельт «Портсмут тынычлык килешүен имзалауга керткән өлеш өчен».
1907 ел   Луи Рено «Франциядә халыкара хокукның чын даһие буларак».
  Эрнесто Теодоро Монета «Тынычлык өчен эшчәнлеге өчен»
1908 ел   Клас Понтус Арнолдсон «Норвегия конфликтын чишүдә керткән өлеш өчен».
  Фредрик Байер «Региональ хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан Скандинавия парламентара берлеген оештыру өчен».
1909 ел   Огюст Беернар «Халыкара арбитраж һәм коралларның киметү өчен көрәштә кылган тырышлыкларга рәхмәт йөзеннән».
  Поль Д’Эстурнель де Констан «Франция һәм күрше илләр арасында арбитраж турындагы солых төзү өчен.
1910 ел Халыкара тынычлык бюросы «Коралсызландыру буенча конференцияләр оештыру өчен».

1910-еллар

Ел Исем Тема
1911 ел   Тобиас Ассер «Халыкара арбитраж өлкәсендә хезмәт өчен».
  Альфред Герман Фрид «Интернациональ эшчәнлеге өчен».
1912 ел   Элиу Рут «Көнбатыш ярымшарда тынычлык урнаштыру буенча хезмәт өчен»
1913 ел   Анри Лафонтен «Аурупада тынычлык өчен халык көрәшенең чын лидеры буларак».
1914 ел Премия тапшырылмады. Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1915 ел Премия тапшырылмады. Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1916 ел Премия тапшырылмады. Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1917 ел Халыкара Кызыл Хач комитеты «Хәрби әсирләрнең хәлен яхшырту эшчәнлек өчен».
1918 ел Премия тапшырылмады. Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1919 ел   Томас Вудро Вильсон «Хәзерге заман халыкара сәясәтенә кешелекнең нигез канунын керткән өчен».
1920 ел   Леон Виктор Огюст Буржуа «Тынычлыкны арбитраж ярдәмендә урнаштыруда тырышлык өчен».

Сылтамалар

Калып:Нобель премиясе Калып:Тынычлык буенча Нобель премиясе

Калып:Link GA