Марат Измайлов (Марат Наил улы Измайлов) — спортчы (футбол), Русия Русия чемпионы (2002, 2004), Португалия Португалия кубогы (2008), суперкубогы (2007, 2008, 2013) иясе. Футбол буенча Россия җыелма такымы әгъзасы (2001 елның сентябреннән).

Марат Измайлов
Туган телдә исем Марат Наил улы Измайлов
Туган 21 сентябрь 1982(1982-09-21) (41 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия / Португалия Португалия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт физик мәдәният академиясе[d]
Һөнәре футболчы
Җефет Евгения Лоза[1], актриса
Балалар кызы
Спорт такымы әгъзасы Порту, Локомотив, Спортинг[d], Казанка[d], Спортинг[d], Габала[d], Краснодар, Русия милли аяк тубы җыелмасы, Краснодар һәм Арарат[d]
Сайт http://izmailov-7.ru/

 Марат Измайлов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Марат Измайлов
 
Марат Измайлов (у), Динияр Биләлетдинов (с)
 
М. Измайлов табиб тикшерүе үтә

1982 елның 21 сентябрендә Мәскәүдә туган. Чыгышы белән Түбән Новгород өлкәсе Мәдәнә авылынннан [2]. Марат Измайлов – Мәскәү «Торпедо» футбол командасында тәрбияләнгән спортчы. Мәскәү дәүләт физик тәрбия академиясендә укыган.

Спорт карьерасы үзгәртү

Мәскәү «Локомотив»ы үзгәртү

Һөнәри карьерасын 2000 еллар башында Мәскәү «Локомотив»ының 2- командасында башлый. Бер елдан «Локомотив»ның 1- командасына күчерелә. Анда 2007 елның җәенә хәтле уйный. «Локомотив»та уйнаганда Марат Измайлов Россия чемпионы (2002, 2004), Россия чемпионатының көмеш (2001), бронза (2005, 2006) призлары иясе, Россиянең кубогы (2001) һәм суперкубогы (2003, 2005) иясе була.

Лиссабон «Спортинг»ы үзгәртү

2007 елның җәендә Лиссабонның «Спортинг» командасына арендага бирелә, 2008 елның июленнән әлеге Португалия командасының уенчысы була. «Спортинг» өчен 81 уенда катнаша, 14 туп кертә. Әлеге команда белән Португалиянең кубогы (2008), суперкубогы (2007, 2008, 2013) иясе була.

«Порту» үзгәртү

2013 елның башыннан «Порту» командасына күчә. 13 уенда 1 туп кертә.

«Габала» үзгәртү

2014 елда Азәрбайҗанның «Габала» командасына арендага бирелә. 14 уенда 1 туп кертә. Измайлов керткән туп («Габала»–«Бакы» 3:1) «Габала»га «Европа лигасы»на юл ача.

«Краснодар» үзгәртү

2014 елның җәендә «Краснодар» командасы арендага ала.

Россия җыелмасы үзгәртү

Россия милли командасы өчен 2001 елның сентябреннән уйный. Дебюты – Словения командасына каршы 2002 елгы дөнья чемпионатының сайлап алу туры уены. Россия җыелмасы өчен 2012 елга хәтле 35 уенда 2 туп кертә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Клублар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Андрей Баташев. Аллаһ әмере белән һавбек. «Огонек», 2002.
  2. Марат Измайловның шәхси сайты

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү