Луиза Глюк
Луиза Глюк, шулай ук Глик (ингл. Louise Elisabeth Glück — Луи́з Эли́забет Глик; 1943 елның 22 апреле, АКШ, Нью-Йорк) — америкалы шагыйрә һәм эссеист. Йель университеты адъюнкт-профессоры. Күп санлы әдәби премияләр, шул исәптән Әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты (2020 ел өчен).
Луиза Глюк | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Луи́з Эли́забет Глик |
Туу датасы: | 22 апрель 1943 (81 яшь) |
Туу урыны: | АКШ, Нью-Йорк |
Үлем датасы: | 13 октябрь 2023[1][2] (80 яшь) |
Үлем урыны: | Кембриҗ, Массачусетс |
Ватандашлык: | АКШ |
Эшчәнлек төре: | язучы, укытучы |
Иҗат итү еллары: | 1968—х. в. |
Юнәлеш: | поэзия, проза |
Жанр: | шигырь, поэма, эссе |
Иҗат итү теле: | инглиз теле |
Дебют: | 1968 — «Беренче бала» («Firstborn») |
Премияләр: | Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе (2020) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1943 елның 22 апрелендә АКШның Нью-Йорк шәһәрендә яһүди гаиләсендә туган. Әнисе ягыннан бабалары Россия империясеннән[3], әтисе — бизнесмен (патентланган пычак җитештерү буенча ширкәткә нигез салган) Даниэл Глик (1905–1985)[4] ягыннан бабалары Австро-Венгрия империясеннән чыкканнар. Луизаның әбисе һәм бабасы АКШка Трансильваниядән күчеп килгән. Әтисенең апасы Эльзи, соңрак икътисадчы, әле Трансильваниядә (1897) туган булган, шагыйрәнең әтисе инде Нью-Йоркта (1905) туган. Әнисе — хуҗабикә Беатрис Глик (кыз фамилиясе Гросби, 1909—2011)[5]. Апасы Сюзана (1941) Луиза туганчы вафат булган, сеңлесе — Тереза Глик (1945—2018)[6], әдәбиятчы, актриса Абигейл Сэвиджның әнисе.
Яшүсмер чакта нерв анорексиясенең авыр формасыннан җәфа чигә[7]. 1961 елда Джордж В. Хьюлетт мәктәбен тәмамлый, ләкин сәламәтлеге аркасында көллияткә керә алмый һәм 1968 елга кадәр психоаналитик дәвалану уза, Сара Лоуренс көллиятенең[8] шигърият семинарларында катнаша, 1963–1965 елларда Колумбия университетында укый.
Көллиятне тәмамлый алмый һәм сәркатип булып эшкә урнаша. 1967 елда кияүгә чыга. 1968 елда аның «Firstborn» (Беренче бала) дебют шигъри җыентыгы чыга. 1971 елдан Вермонтның Годдард-колледжында шигърият укытучысы була. 1984 елдан Массачусетста Улильямс-колледжның инглиз теле кафедрасының өлкән укытучысы. Алга таба Стэнфорд, Бостон, Айова университетларының чакырулы укытучысы була.
Гаилә хәле
үзгәртү- Беренче ире (1967 елдан) — Чарльз Шефер Герц-кече, табиб-гастроэнтеролог[9].
- Икенче ире (1977 елдан) — Джон Теодор Драноу (1948–2019), язучы, укытучы һәм эшмәкәр.
- Улы — Ной (Ноа) Драноу (1973), сомелье (шәраб белгече).
Шигырь җыентыклары
үзгәртү- 1968 — «Беренче бала» («Firstborn»)
- 1975 — «The House on Marshland»
- 1976 — «Бакча» («The Garden»)
- 1980 — «Descending Figure»
- 1985 — «Ахилл тантанасы» («The Triumph of Achilles»)
- 1990 — «Арарат» («Ararat»)
- 1992 — «Кыргый ирис» («The Wild Iris»)
- 1993 — «Mock Orange»
- 1997 — «Болыннар» («Meadowlands»)
- 1999 — «Vita Nova»
- 2001 — «Гомернең җиде чоры» («The Seven Ages»)
- 2004 — «Октябрь» поэмасы («October»)
- 2006 — «Аверно» («Averno»)
- 2009 — «Авыл тормышы» («A Village Life»)
- 2012 — «Шигырьләр. 1962–2012» («Poems: 1962–2012»)
- 2014 — «Faithful and Virtuous Night»
Сылтамалар
үзгәртү- Нобелевская премия-2020: лауреаты и главные достижения года. joy-pup.com, 9.10.2020(рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Ассошиэйтед Пресс — Нью-Йорк: 1846.
- ↑ Louise Glück, poétesse américaine et prix Nobel de littérature, est morte — Le Monde.
- ↑ Daniel Morris. The Poetry of Louise Glück: A Thematic Introduction. University of Missouri Press, 2006 (p. 67).
- ↑ Надгробный памятник семей Глик и Гросби на еврейских кладбищах «Маунт Арарат» в Ист Фармингдейл (Нью-Йорк) и Маунт-Хеброн в Куинсе.
- ↑ A zest for life: Beatrice Glück of Woodmere dies at 101
- ↑ Tereze Gluck (Obituary)
- ↑ Weeks, Linton. Gluck to Be Poet Laureate, The Washington Post (August 29, 2003).
- ↑ Биография поэтессы Луизы Глюк. 2020-10-09 тикшерелгән.
- ↑ Louis L. Gluck Is Future Bride Of C.S. Hertz Jr.; Prize-Winning Poet Is Engaged to Columbia Doctoral Student (The New York Time, April 16, 1967)