Лиссабонның үзәк мәчете

Лиссабонның үзәк мәчете (порт. Mesquita Central de Lisboa) — Португалия башкаласы Лиссабонда урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Лиссабон ислам җәмгыяте дә шунда урнашкан.

Мәчет
Лиссабонның үзәк мәчете
порт. Mesquita Central de Lisboa
Мәчетнең урамнан күренеше. 2012
Мәчетнең урамнан күренеше. 2012
Мәчетнең урамнан күренеше. 2012
Ил Португалия
шәһәр Лиссабон, Avenida José Malhoa
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре җәмигъ мәчете
Дата постройки 1985
Төп даталар:
1985 (ачылган)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

1974 елдан башлап, элекке колонияләренең бәйсезлек алуына бәйле, Португалиядә мөселманнарның саны сизелерлек арта. Лиссабон ислам җәмгыятенә Марокко, Гвинея-Бисау, Мозамбик, Һиндстан, Пакистан мөһаҗирләре керә. Мәчет төзелешенә рөхсәт 1966 елда ук соралган. 1973 елгы нефть кризисы(ингл.) нәтиҗәсендә нефть чыгаручы гарәп илләре икътисади һәм сәяси йогынтыга ия булгач, 1978 елда рөхсәт бирелгән.

1979 елда Мота Пинто(ингл.) хөкүмәте Ислам җәмгыятенә гыйбадәт кылу өчен элекке король сараеның бер өлешен бирә. Сөләйман Вәли Мәмеде җитәкләгән Лиссабон ислам җәмгыяте мәчет өчен үз бинасын төзү бурычын куя. Аның төзелешенә ислам илләре: Согуд Гарәбстаны (1 млн. АКШ доллары), Кувәйт, Ливия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Оман өлеш керткән.

Бина 1985 елның 28 мартында сафка баскан. Архитекторлар Антониу Мария Брага(ингл.) һәм Жуан Паулу Консейсан заманча бина проекты әзерләгән. Мәчетнең бер манарасы һәм бер зур, берничә кечкенә гөмбәзе бар. Мәчет эчендә кабул итү бүлмәсе, намаз уку залы һәм уку классы (мәдрәсә) урнашкан. Үзәк мәчет каршында башкаланың җирле мөселман җәмгыяте әгъзаларына финанс ярдәме һәм башка хезмәтләр күрсәтү шурасы булдырылган. 1995 елдан башлап ел саен мәчеттә мөселман китаплары ярминкәсе үткәрелә. Лиссабон үзәк мәчетенең хәзерге имамы — шәех Давыт Мөнир.

2007 елда Далай-лама Лиссабонның үзәк мәчетенә килә, имам Давыт Мөнир белән бергә дога кыла.

2010 елда Португалия президенты Анибал Кавако Силва(ингл.) һәм аның хатыны, Португалия премьер-министры Жозе Сократеш(ингл.), шулай ук 2011 елда президентлыкка кандидат Мануэль Алегри мәчеткә визит ясаган.

Галерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү