Ливия ватандашлар сугышы

Ливия ватандашлар сугышы - 2011 елда Ливия башлыгы Мөәммәр әл-Каддафи үтергәннән соң көнбатыш чит илләр гаскәрләре катнашында башланган ватандашлар сугышы нәтиҗәсендә бердәм дәүләт фактик рәвештә таркалган. 2011 - 2014 елларда сугыш төрле фиркаләр һәм кораллы төркемнәр арасында бара. 2014 елдан ватандашлар сугышы берничә гаскәр арасында бара, һәр як үзен "кануни хөкүмәт" дип атау өчен көрәшә.

     Хәлифә Һәфтәр җитәкчелегендә Ливия милли гаскәре контроле астында, Вәкилләр пулатына буйсына
     Ливия Милли коткару хөкүмәтенә буйсынган көчләр контроле астында
     Җирле көчләр контроле астында
Ливия нефть чыганаклары

2014 елның 16 маенда Ливия милли гаскәре генерал-майоры Хәлифә Һәфтәр Бенгази шәһәре янындагы гаскәрләр ярдәмендә һөҗүм итә башлый. Сугыш күбесенчә төньяк Ливиядә бара.

Сугыш яклары үзгәртү

  • Ливия вәкилләр пулаты - 2014 елда рәсми сайланган Ливия парламенты, халыкара оешмалар тарафыннан танылган. Тобрук шәһәрендә урнашкан парламент, 2015 елда Вәкилләр пулаты Хәлифә Һәфтәрне кораллы көчләр сәргаскәре итеп билгели. Ливия милли гаскәре башлыгы Һәфтәр дә Вәкилләр пулатын яклый. Тобрук хөкүмәтен һәм аның Һәфтәр гаскәрен Мисыр, БГӘ һәм рәсми итмичә Россия яклый (Һәфтәр кайчандыр ССРБдә укыган).
  • Милли коткару хөкүмәте - 2016 елда Гомуми милли конгрессның кайбер депутатлары Вәкилләр пулатына сайлауларын танымаган һәм үзенең хөкүмәтен игълан иткән. Триполи шәһәрендә урнашкан, исламистлар берләшмәсе мәнфәгатьләре вәкиле була, шул хөкүмәтне Төркия, Судан, Катар яклый.
  • Ливия президент шурасы - 2016 елда БМО Иминлек шурасы яклавында Схихат килешүе нигезендә төзелгән хакимият. Аның җитәкчесе Фаиз Сәрәҗ (премьер-министр). Триполи шәһәрендә урнашкан, аны Төркия, Судан, Катар яклый, ләкин Фаиз Сәрәҗ белән Россия вәкилләре дә очраша.

2019-2020 елда Хәлифә Һәфтәр гаскәре Триполигә һөҗүм итү нәтиҗәсендә Триполи бомбалау һәм Сирт шәһәрен алганнан соң, Төркия Триполи хөкүмәте ярдәменә Ливиягә үз көчләрен кертергә карар итә.

Кайбер матбугат буенча Ливия парламенты билгеләгән Ливия милли гаскәре башлыгы Хәлифә Һәфтәр ягында Россия хосусый хәрби ширкәте "Вагнер" низагта катнаша.

Сылтамалар үзгәртү