Мөәммәр әл-Каддафи

Мөгаммәр бән Мөхәммәт Әбү Мәнйар Габдел Саләм бән Хәмит әл-Каддафи (гарәп. معمر القذافي[muˈʕamːar alqaðˈðaːfiː]) — Ливиянең сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Ливия Җәмәһириясе башлыгы (1969-2011), полковник.

Мөгаммәр Каддафи
Туган телдә исем معمر القذافي
Әйтелеш
Туган 7 июнь 1942(1942-06-07)
Сирт, Ливия
Үлгән 20 октябрь 2011(2011-10-20) (69 яшь)
Сирт, Ливия
Үлем сәбәбе утлы коралдан ату ярасы[d][1]
Күмү урыны Ливия чүле[d]
Ватандашлыгы  Ливия[2][3][4]
Королевство Ливия[d]
Великая Социалистическая Народная Ливийская Арабская Джамахирия[d]
Әлма-матер Бәнгази хәрби академиясе[d], Ливия унверситеты[d], Joint Services Command and Staff College[d] һәм Fu Hsing Kang College, National Defense University[d]
Һөнәре дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, сәясәтче
Сәяси фирка Арабский социалистический союз[d] һәм Гарәп социалистик берлеге[d]
Җефет Fathia Nuri Khalid[d] һәм Сафия Фаркаш[d]
Балалар Саади Каддафи[d], Каддафи, Саиф аль-Ислам[d], Ганнибал Каддафи[d], Каддафи, Муттазим Билла[d], Каддафи, Саиф аль-Араб[d], Хамис Каддафи[d], Мухаммад Каддафи[d] һәм Аиша Каддафи[d]
Ата-ана
  • Мөхәммәт Әбү Мәнйар (әти)
  • Гайшә бән Ниран (әни)
Катнашкан сугышлар/алышлар Ливия ватандашлар сугышы[d], Мисыр-Ливия сугышы[d], Угандийско-танзанийская война[d], Чадско-ливийский конфликт[d], Первая гражданская война в Либерии[d], Война «Тойот»[d], Вторая конголезская война[d], Битва за Триполи[d], Гражданская война в Эфиопии[d] һәм Военный переворот в Ливии 1969 года[d]
Хәрби дәрәҗә полковник
Гыйльми дәрәҗә: фәннәр докторы[d]

 Мөгаммәр Каддафи Викиҗыентыкта

Мөгаммәр Каддафи 1942 елда бәдәвиләр гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәптә укыган вакытта ук ул, яшерен сәяси оешмага нигез салып, антиколониаль чаралар үткәрә башлый. Мәктәптән соң Каддафи Британия хәрби колледжында укый. Аннары Ливия элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә башлый. 1967 елдан аның исемен гарәп дөньясы горурланып телгә ала башлый. Ул вакытта Мисыр Исраил белән сугыш алып бара. Каддафи Либия патшасы Идрис I рөхсәтен алмыйча гына үз гаскәрен Мисырга ярдәмгә җибәрә.

1969 елда 27 яшендәге Каддафи Либия хәрбиләренең патшага каршы хәрәкәтен җитәкли һәм патшаны бәреп төшерә. Шулай итеп ул дөнья тарихында полковник дәрәҗәсенә ирешкән иң яшь дәүләт башлыгы була. 1970 елларда исә Каддафи үзенең «Дөньяның өченче теориясен» уйлап чыгара. «Беренче» һәм «икенче» теорияләр дип ул Адам Смит капитализмын һәм Карл Маркс коммунизмын атый. «Яшел китап» дип аталган мәшһүр хезмәтендә Каддафи халыкның сәясәт һәм икътисад белән үзаллы, хакимияткә ихтыяҗ кичермичә генә идарә итә алуын исбатларга тырыша. Ул бу теориягә нигезләнеп Ливияне дә «Җәмәһирия» (гарәпчәдән — халыкның туры хакимияте) дип атый башлый.

Мөгаммәр Каддафи Ливия белән 42 ел дәвамында идарә итә. 2011 ел кышында «гарәп инкыйлабы» Ливиягә дә барып җитә. Илдә Җәмәһирия лидерына каршы протест чаралары башлана, соңыннан алар ватандашлар сугышына әйләнә. 2011 ел язында Каддафи яклылар оппозициянең үзәге саналган Бингази шәһәрен камап алгач, баш күтәрүчеләргә НАТО ярдәм итә башлый. Августта яңа хакимият көчләре илнең башкаласы Триполине яулый. Шушы вакыттан алып Мөгаммәр Каддафиның туган шәһәре Сирт – аның тарафдарларының соңгы ныгытмасы булды.

2011 елның 20 октябрендә баш күтәрүчеләр Сирт шәһәрен яулап ала. Мәгълүмат чаралары Мөгаммәр Каддафиның вафат булганын хәбәр итте[5]. Аның терәп ату нәтиҗәсендә үтерелүе турында хәбәр ителде[6]. БМО һәм Amnesty International аның үлем сәбәпләрен ачыкларга чакырды[7].

Фотосурәтләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү