Лемкалар
Лемкалар (үзатамалары: лемкы, русыны, руснакы) (укр. Лeмки, пол. Łemkowie, лемка: Лeмкы) — көнчыгыш славян халкы, күпчелек этнографлар билгеләве буенча, украиннарның Словакия, Польша һәм Украинадагы этномәдәни төркеме. Шулай ук Чехия, АКШ һәм Канадада яшиләр. Украин теленең лемка диалектында сөйләшәләр. Польшада яшәүче лемкаларның үз әдәби лемка теле бар[1]. Көндәлек тормышта шулай ук әдәби поляк теле, словак теле, украин теле файдаланыла.
Лемкалар | |
Үз аталышы |
лемки |
---|---|
яшәү җире | |
Теле | |
Дине | |
Бүтән халыкка керүе |
украиннар (?) |
Кардәш халыклары: |
гуцуллар, бойколар |
Лемкалар Викиҗыентыкта |
Лемкаларның бер өлеше үзләрен украиннарның бер төркеме дип таныса, икенче зур төркеме үзенең милли теле булган аерым халык дип саный.
Тарих
үзгәртүXVII гасыр ахырына Көнчыгыш һәм Көнбатыш Карпат тауларында тарихи хорватлар һәм украиннар (шул исәптән әсирлеккә эләккән Запорожье казаклары) токымнары нигезендә оешкан халык. Көнчыгыш словакларның, полякларның (гураллар, мазурлар), Карпат алманнарының, маҗарларның йогынтысы сизелә.
Яшәү урыны булып Көнчыгыш һәм Көнбатыш Карпат таулары исәпләнә. Словакиянең төньяк-көнчыгышында Прешов краенда, Польшаның көньяк-көнчыгышында Карпат асты һәм Краков воеводалыкларында көн күрәләр.
Халык саны
үзгәртү1939 елда Польшада 140 мең, Словакиядә 100 мең чамасы лемка исәпләнә. 1944-1946 елларда, халыкларны алмашу турында совет-поляк килешүе буенча, Польша лемкаларының зур өлеше көнчыгыш Украинага мәҗбүри күчерелә (бер өлеше соңрак Көнбатыш Украинага күчеп китә), Польшада калганнары 1947 елда Польшаның көнбатыш һәм төньяк воеводалыкларына (Сугыштан соң Алманиядән Польшага күчкән җирләргә) күчереп утыртыла («Висла» операциясе). 1980 еллардан башлап, лемкаларның бер өлеше үз туган җирләренә кире кайта.
Словакиядә: 2001 елгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, 70-100 мең лемка исәпләнә (аларның 20 меңе үзләрен русин дип, 10 меңе украин дип, калганнары словак дип атаган).
Польшада: 5 800 (2002 елгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча) – 60 мең (бәяләмә буенча) лемка бар дип исәпләнә.
Украинада:, 672 (2001 елгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча) – берничә дистә мең (бәяләмә буенча) лемка бар дип исәпләнә. Алар, күбесенчә, Тернополь, Львов, Ивано-Франковск, Николаев, Херсон өлкәләрендә яши.
Диннәре
үзгәртүЛемкаларның күпчелеге католик динен тота, шулай ук төрле буйсынудагы православие динендәгеләр дә бар. Лемкаларның бергәләшеп яшәү урыннарында көнчыгыш конфессияләре гыйбадәтләрне еш кына бергә дә уздыралар.
Мәдәният
үзгәртүЛемкаларның мәдәнияте XVII гасырда Карпат тауларының кырыс табигате шартларында яшәүгә яраклашу аркылы барлыкка килгән. Малчылык алга киткән (каты йонлы карпат токымлы сарыклар, карпат токымлы үгезләр үрчетү), тары, бәрәңге, борай, солы, арыш үстерәләр.
Өйләре (үзатамасы: хыжи) — бүрәнәдән бер катлы итеп салына, балчык белән сылана яки ниргәсе акшар белән агартыла, түбәсе биек итеп салам белән ябыла. Өйгә хуҗалык корылмалары кушылып китә. Өйнең эчен планлаштыру словак-моравия төренә карый: керү юлында зур мич каршылый.
Ирләрнең милли киемендә кыска җиңле постау күлмәкләр (үзатамасы: лэйбык), башлыклы һәм озын чуклы постау ябынча (үзатамасы: чуга, чуганя) өстенлек итә, хатын-кызлар төймәләр, чигелеш, аппликация белән бизәлгән киндер яки бәрхет күлмәк (үзатамасы: горсэт) кия.
Ашамлыклары: төче яки минераль суга изелгән, еш кына бәрәңге дә кушылган тары яки солы икмәге (үзатамасы: ощипок, паленя).
Авыз иҗаты
үзгәртүАвыз иҗатында кыска җырлар (үзатамасы: карички, коломыйки, спиванки) бар. Туй ансамбльләре (гудаки) 2 эскрипкәдә (гусли) уйнаучыдан һәм кыллы уен коралында (басоля) уйнаучыдан гыйбарәт.
Пасха бәйрәмендә йомыркаларын, гадәттә, бер яки ике төскә (кызыл, сары-коңгырт, шәмәхә, зәңгәр, яшел төсләргә) буйыйлар. Күченеп кайткач, кара төскә ману да («зарлы-моңлы йомырка») кабул ителгән.
Хәзерге хәле
үзгәртүЛемкалар — украин халкының сәяси яктан үтә актив өлеше. Лемкаларның бөтендөнья конгрессы төзелгән. Конгресс лемкаларның тарихи туган җирләрендә тулы хокукларын кире кайтару өчен көрәш алып бара, һәр елны корылтайлар җыя, Польшаның тарихи лемкалар яшәгән җирләрдә «Лемкивська ватра» исемле фольклор фестивальләре үткәрә. Санок шәһәрендә (Польша) музей-архив эшли.
Чыганаклар
үзгәртү- Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 17 (Ла-Ло). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-350-7
Әдәбият
үзгәртү- Лемкiвщина. Iсторико-етнографiчне дослiдження. Том 1-2. Киiв, 1999.
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Henryk Fontański,Mirosława Chomiak. Gramatyka języka łemkowskiego «Śląsk» Sp. z.o.o. Wydawnictwo Naukowe, Katowice 2000.