Лев Толстой һәйкәле (Казан, 2018)

Лев Толстой һәйкәлеКазанда, Казан (Идел буе) федераль университеты территориясендә 2018 елда ачылган. Һәйкәл «Татарстанда Толстой елы» тәмамлану кысаларында куелган.
Сынның авторы – скульптор Салават Щербаков. Һәйкәлне «Россия даны аллеясы» (рус. Аллея российской славы) проекты (җитәкчесе Михаил Сердюков) куйган [1].

Һәйкәл
Лев Толстой һәйкәле
Лев Толстойга һәйкәл-бюст
Лев Толстойга һәйкәл-бюст
Урын Казан гербы Казан,
Кирмән урамы
Сынчы Салават Щербаков
Төзелеш датасы 2018 ел
Материал бронза, кызыл гранит

Тарих үзгәртү

Казан рус язучысы Лев Толстой (1828-1910) язмышында зур урын тота. Ата-анасы үлгәч, биредә 6 ел (1841-1847) яши, яшүсмер, яшьлек еллары уза. Казан университетында 3 ел (башта фәлсәфә факультетының көнчыгыш бүлекчәсендә, соңрак юридик факультетта) укый. Казанда аның тутасы, опекуны, алпавыт хатыны П. И. Юшкова яшәгән, ике ир туганы һәм кыз туганы укый. Казан университетында укыганда, Лев Толстой тарих һәм әдәбият белән кызыксына башлый. Казан җәмгыятеннән алган тәэсирләре язучының кайбер әсәрләрендә чагылыш таба: «Балдан соң» (рус. После бала), «Алпавыт иртәсе» (рус. Утро помещика) һ. б[2].

Казанда Лев Толстой үзенең 80 еллыгын билгеләп үткән, юбилее уңаеннан аңа «Казан университетының мактаулы әгъзасы» исеме бирелгән.

Яңа заман үзгәртү

2015 елда Казанда Лев Толстой музее ачыла.

ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов 2017 елның 21 сентябрендә 2018 елны «Татарстанда рус язучысы Лев Толстой елы» дип игълан итә. Һәйкәл Татарстанда Толстой елы тәмамлану кысаларында куелган.

Һәйкәлне КФУга югары уку йортларында, хәрби бүлгеләрдә Россияне таныткан гражданнар сыннарын бушлай урнаштыручы «Россия даны аллеясы» (рус. Аллея российской славы) проекты (җитәкчесе Михаил Сердюков) бүләк иткән.

Ачылу тантанасы үзгәртү

Чарада КФУ ректоры Илшат Гафуров, язучы Разил Вәлиев, Лев Толстойның туганы (оныгының оныгы), РФ Президентының мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе Владимир Толстой һ. б. катнаша.

Тасвирлама үзгәртү

Һәйкәл Казан федераль университетының төп корпусы ишегалдында, ректор бакчасы территориясендә урнашкан. Һәйкәл өчен образ Лев Толстойның Мәскәүдәге музеннан алынган. Бронза һәм кызыл граниттан эшләнгән сынның авырлыгы — 4 тонна[3].

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани