Матбагаи Кәримия

(Кәримовлар басмаханәсе битеннән юнәлтелде)

Матбагаи Кәримия, Кәримовлар матбагасы, Кәримовлар басмаханәсе (مطبغۀ كريميە[1], рус. Типография Каримовых) — Казандагы беренче шәхси татар басмаханәсе, типография. 1900 елда бертуган Мөхәммәтҗан Һәм Шәрифҗан Кәримовлар тарафыннан ачылган. Типография 1898 елда китап сәүдәсе белән шөгыльләнү өчен оештырылган «Борадәран Кәримовларның сәүдә йорты» мәнфәгатьләрен күздә тотып эшли. Татар, рус, казакъ телләрендә китаплар, «Таң йолдызы», «Тавыш», «Кояш» һ. б. гәҗитләр нәшер итә. Басмаханә татар китапларын бизәүне яхшырту эшенә өлеш кертә: беренче булып яңа рәсемнәр, гарәп шрифтлы кеглилар куллана. 19011917 еллар арасында 1 763 исемдә гомуми тиражы 20 млн нан артык булган китап бастырып чыгара. 1917 елдан соң фирка, шура органнарының заказларын үти, татарча китаплар бастыруын дәвам итә. 1918 ел уртасында дәүләт карамагына алына.

Матбагаи Кәримия
Матбагаи Кәримия
Төр
басмаханә
Нигезләнгән 1900
Штаб-фатир Казан, Париж Коммунасы ур., 8нче йорт
Продукциясе
китаплар, газеталар
Кәримовлар басмаханәсе бинасы

Тарих үзгәртү

XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында татар халкының милли үзаңы күтәрелү, татар милли мәдәниятенең күбрәк аурупалаша баруы, мөселманнарның Коръәнне яшәеш өчен кулланма итүе дулкынында татар телендәге гәҗитләргә, журналларга, дини эчтәлектәге, фәнни һәм әдәби китапларга сорау үсә. Моны истә тотып, бертуган Кәримовлар үзләренең китап сәүдәсе кибетенә (Париж Коммунасы ур., 8) өстәп, 1900 елның 1 мартында шәхси типография ачалар.

Бина үзгәртү

1нче гилдия сәүдәгәр Мөхәммәтбәдретдин Апанаевтан Тихвин урамындагы (Г. Тукай ур., 37/20) ике катлы бинаны арендага алалар.

Бер ел эчендә Кәримовлар типографиясе уңышлы эшләп китә. 1910 елга Кәримовларның сәүдә йорты Россиядә иң эре татар китабы матбагачысы булып үсә, икенче урында барган Иван Харитонов матбагасыннан өч тапкыр куәтлерәк санала.

19011917 елларда 19 647 076 тираж белән 1 700 исемдә татар китабы бастыралар.

1906 елда Кәримовлар Апанаевтан бинаны сатып алалар, аңа терәп яңа бина торгызалар һәм зур китап кибете (Париж Коммунасы ур., 20) ачалар.

1910 елда иске бина янәшәсенә модерн стилендә салынган өр-яңа өч катлы бинага күчәләр. Типография зурая һәм яңартыла. Шулай итеп, Казанның үзәгендә, атаклы «Печән базары», Мөхәммәдия мәдрәсәсе, Галиев мәчете янәшәсендә үз китап кибете һәм 150 кешелек китапханәсе булган зур нәшрият-сәүдә йорты барлыкка килә һәм 20 елдан артык эшләп килә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.
  3. А. Беляев. Историческая генеалогия татарского народа. Казан, 2012. ISBN 978-5-298-02215-6

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Калып:Татар телле нәшриятлар