Күгәрчен районы татар авыллары
Күгәрчен районы (рус. Кугарчинский район, баш. Күгәрсен районы) — Башкортстан Республикасының көнбатыш өлешендә урнашкан район.
Районда барлыгы 114 авыл бар, шуларның 9-ы татар авылы.[1][2]
Күгәрчен районында татар авыллары: Увар (Багдашкино), Акман (яки Ибрай), Иске Хвалын, Газиз, Дәүләтша утары, Кызылташ (Күгәрчен авылы кешеләре нигези), Калдар, Сатлык һәм районга исем биргән Күгәрчен.
Башкортлаштыру шаукымында Калдар, Дәүләтша утары, Акман, Сатлык авылларын 1979 елдан башкорт авыллары итеп яздыралар.[3][4] Татарлар башка авыларда да өлешчә башкортлар дип яздырылган.[5]
Увар авылында казан татарлары яши, керәшеннәр дә яшәгән, тик соңгылары XX гасыр башында дин иреге рөхсәт ителгәч исламга кайта. Күгәрчен авылында да казан татарлары яши, бирегә Зиянчура районындагы Күгәрчен авылыннан күченгәннәр, чыгышлары — Минзәлә якларыннан. Кызылташ авылын бу район Күгәрчен авылы кешеләре нигези. Акман белән Калдар авылларына Казан губернасыннан татарлар күченгән, Газиз, Дәүләтша утары алардан бүленеп чыккан авыллар. Сатлык үзе элек кечкенә рус авылы булса да, аның составына Увар авылыннан бүленеп чыккан Юлдыбай авылын керткәннәр, шуңа да татарлар бүген 3тән 4ен алып торалар (яртысы башкорт дип яздырылган). Иске Хвалында Хвалын өязеннән килеп төпләнгән руслар яшәгән, соңгы еллада татарлар күченеп халыкның 80 алып торалар.[5]
Татар авылларында татар теленең минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчылыгы таралган.[6] Казан татарлары авылларында минзәлә сөйләшенең үзенчәлекләре юкка чыккан диярлек, татар әдәби теле өчен хас вариантлар өстенлек итә, шул ук вакытта стәрлетамак сөйләше йогынтысы бар.[7]
Юкка чыккан татар авыллары: Баш-Бөркет.[8]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Онлайн — энциклопедия Tatarica
- ↑ Башкирская энциклопедия. Населённые пункты. Кугарчинскийский район.
- ↑ Список татарских сельских населенных пунктов Башкирской ССР, национальность жителей которых претерпела изменения по данным за 1926-79 гг., archived from the original on 2012-06-08, retrieved 2011-12-01
- ↑ Люция Камаева. Үгисетелгән Акман(үле сылтама)
- ↑ 5,0 5,1 База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
- ↑ Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
- ↑ Рамазанова Д. Б. К вопросу о формировании белебеевского подговора мензелинского говора татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Казань, 1979. С. 4-43.
- ↑ Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, [2] с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.