Кышлау нуры (мәчет)
«Кышлау нуры» мәчете (рус. Мечеть «Кышлау нуры» д. Зимник Юргинского округа Кемеровской области-Кузбасса) ― Россия Федерациясенең Кемерово өлкәсе Юрга округы Кышлау авылындагы ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле дини җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.
Мәчет | |
Кышлау нуры
| |
Ил | Россия |
Авыл | 652088, Кемерово өлкәсе, Юрга районы[d] Кышлау, Школьная ур., 19А. |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | Кемерово өлкәсе МДН / җирле мөселман дини оешмасы |
Кайсы дини агымга карый | сөнни ислам |
Бина төре | манарасы керү юлы өстендә |
Төзелеш еллары | 2013—2022 еллар |
Төп даталар: 2013 – төзелеш башлану
2022 – рәсми ачылу | |
Халәте | гамәлдә |
2010 елда Кышлау авылында яшәгән 852 кешенең татарлар 37,1% ын тәшкил иткән[1].
Тарих
үзгәртүТышкы рәсемнәр | |
---|---|
Иске мәчет бинасы (элекке китапханә). 19 октябрь 2002 ел |
XX гасыр башында Кышлауда мәчет, мәдрәсә (мәктәп) һәм улус идарәсе урнашкан булган. Авылда мәчет 1899 елга кадәр төзелгән булуы расланган[2]. 1911 елга авылда 727 кеше яшәве исәпләнгән. Вакыт узу белән бирегә Россия империясенең Европа өлешеннән күп кенә татар-мишәрләр күченеп килә. Авылның яртысы җирле калмаклардан һәм татар-мишәрләрдән тора. Иске мәчет 1935 елда ябылган. 1998 елда мәчет өчен 20-30 кешене сыйдыра торган кечкенә бина (элекке китапханә) тапшырылган (2002 елда авылның мулласы 1935 елда туган Хәйбуллин Мөнир булган)[3]. Китапханәдән үзгәртелгән мәчет бинасына кыйммәтле капиталь ремонт таләп ителә. Шуңа күрә авылда яңа мәчет төзү турында карар кабул ителә, бу икътисади яктан нигезлерәк булачак, дип табыла[4].
2012 елда Кышлау авылының җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) теркәлү узган һәм 2013 елда, Рамазан ае тәмамлангач, авылда яңа мәчет төзелә башлаган. Төзелеш эшләре тәмамланганчы ук бинада җомга намазлары үткәрелә килгән. Ислам гыйбадәтханәсе төзелешенә авыл халкы, Юрга шәһәре һәм районы, күрше шәһәрләр халкы матди ярдәм итә.
2022 елның 25 сентябрендә Юрга муниципаль округының Кышлау (Зимник) авылында мәчет ачылу тантанасы узган. Тантанада Юрга округы башлыгы Дадаш Каип улы Дадашов, Кузбасс мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев, Кузбасс Парламенты депутаты Радомир Закир улы Ибраһимов, Кузбасс Хөкүмәте хакимиятенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек комитеты рәисе Евгений Сергеевич Иванов, Кузбасс мәчетләре имамнары һәм рәисләре, шулай ук башка конфессия вәкилләре катнашкан [5].
Хәзерге вакытта мәчет комплексы Юрга муниципаль округының рухи, дини-агарту, мәдәни үзәге булып тора.
Бина
үзгәртү100 кешегә исәпләнгән кечкенә авыл мәчете.
Мәчеттә мөселман мәктәбе эшли, анда гарәп теленең нигезләрен укыталар һәм Коръәнне аңларга өйрәтәләр.
Имам
үзгәртүИмам-хатыйб Хусейнджон хәзрәт Дарвозиев[6].
Җирле дини җәмгыять (мәхәллә, рус. ММРО) идарәсе рәисе Зариф Назыйф улы Фәйзуллин, Фәрит Гараф улы Сираҗетдинов[7].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 2010 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2015-12-14
- ↑ Архив выполненных запросов
- ↑ Салават Кучумов. Старинные поселения мусульман земли Кузнецкой. IslamNews, 30.03.2017(рус.)
- ↑ В деревне Зимник Юргинского района Кемеровской области строится мечеть. dumrf.ru, 4.10.2013
- ↑ В деревне Зимник Юргинского муниципального округа открыли новую мечеть. Всемирный конгресс татар, 27.09.2022
- ↑ Хусейн Дар Вконтакте
- ↑ ММРО д. Зимник. vypiska-nalog.com
Әдәбият
үзгәртү- Мәкаләләр
- Курина, Ю. Новая Мечеть Кышлау-нуры / Ю. Курина. - Текст: непосредственный // Юргинские ведомости. – 2022. - 28 сентября (№39). – С.1.