Кыйсса (гарәпчәдәнхикәя, тарихи вакыйга, риваять) — мөселман Шәрык халыклары фольклоры һәм әдәбиятындагы дастанга якын булган эпик, кайвакыт лироэпик жанр. Гарәп, фарсы һәм төрки телләрдә «кыйсса» атамасы белән хикайәт, повесть, әкият, риваять һ.б. жанрларны атыйлар.

Кыйссада, гадәттә, нинди дә булса гадәттән тыш, кызыклы, мавыктыргыч, драматик, гыйбрәтле вакыйгалар, хәлләр хикәяләнә, бәян ителә. Сюжет үстерелеше кайвакыт лирик кичерешләр, төрле уйланулар белән кушып бирелә. Кыйссада конфликт кискенлеге кайвакытта трагик характерда булуы белән аерылып тора.

Татар әдәбиятында кыйсса жанрындагы әсәрләр XIII гасырдан ук билгеле — Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре.

Чыганаклар үзгәртү

  • Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. Казан, 1990.