Кызыл Таң (Зәй районы)

юкка чыккан авыл (Зәй районы, Татарстан, Россия)

Кызыл Таң (рус. Кзыл Тан) — Татарстан АССР Зәй районы Дүрт Мунча (1959—1974 елларда Зичәбаш) авыл советларына караган, хәзер юкка чыккан торак пункт (авыл)[1]. 1970-елларда авыл гамәлдән чыгарылган.

Кызыл Таң
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Зәй районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423522
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Кзыл Тан

География үзгәртү

Авыл Дала Зәе елгасы кушылдыгы Кара-Елга елгасын барлыкка китерүче ике инешнең кушылган җирендә, авыл советы үзәге Дүрт Мунчадан 3 км, Зәй тимер юл станциясеннән 28 км ераклыкта урнашкан булган.

Тарих үзгәртү

Яңа торак пунктын 1926 елда Дүрт Мунча (беренче исеме Түбән Кабан) авылыннан аерылып чыгучы крестьяннар нигезләгән.

1930 елга кадәр Татарстан АССР Чаллы кантоны волостена, 1930—1935 елларда Чаллы, 1935—1962 елларда Зәй районнарына караган. 1959 елда үзәге Кабан-Бастрык авылы булган Зичәбаш авыл советына кертелгән.

Ил буенча күмәк хуҗалыклар төзелә башлагач, авылда 1929—1930 елларда «Кызыл Таң» авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла.

1950 елда күмәк хуҗалыкта 26 крестьян хуҗалыгында 119 кеше исәпләнә. Төп халкы — татарлар. Авыл хуҗалыгын үстерү өчен колхоз исеменә 92 га сөрүлек җирләр теркәлгән булган[2].

1951 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшләгән.

Бөек Ватан сугышы фронтларында (1941—1945 еллар) Дүрт Мунча авылы кешеләре белән бергә 112 кеше һәлак булган яисә хәбәрсез югалган[3].

1950 елның июлендә колхозларны эреләндерү башлангач, «Кызыл Таң» колхозы (Кызыл Таң) белән «Чулпан» колхозын (үзәге Дүрт Мунча) берләштереп, «Чулпан» колхозы ясыйлар [3]. 1958 елда «Чулпан» колхозын Сталин исемендәге колхоз (1961 елдан Киров исемендәге, 1963 елдан «Игенче» колхозы, үзәге Зичәбаш) белән кушып куялар.

Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеге калмагач, Кызыл Таң авылы кешеләре тирә-як шәһәрләргә тарала башлый. Бер өлеше Дүрт Мунчага кире кайта.

1970-елларда авыл яшәүдән туктый [3] .

Әдәбият үзгәртү

  • Кызыл Таң (Кзыл Тан). // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 133-134.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Красный Яр. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан. Заинский район
  2. Протокол № 26 от 14.07.1950 года заседания Президиума Заинского райисполкома
  3. 3,0 3,1 3,2 Дүрт Мунча авылы тарихы. «Чикләрсез татарлар» порталы