Кызыл Йолдыз (Чубар Абдул авыл җирлеге)

Азнакай районында бетерелгән торак пункт, Татарстан, Россия
Викибирелмәләрнең буш элементы

Үчәлле авыл җирлегенә керүче Кызыл Йолдыз белән бутамагыз

Кызыл Йолдыз (рус. Кзыл Юлдуз) ― Татарстан Республикасы Азнакай районында бетерелгән торак пункт. 1928 елда оеша башлаган. 1972 елда авыл халкы тулысынча күченеп бетә.[1]

География

үзгәртү

Хәзерге Татарстан Республикасы Азнакай районы территориясендә, Чубар Абдул (аралары 4 км) белән Татшуган (6 км) арасында урман буенда урнашкан. Балан-Бүләктән 2 км, Җәлил эшчеләр бистәсеннән (турыдан) ~14 км, Азнакай шәһәреннән төньякка таба ~26 км ераклыкта булган.[2]

Административ бүленеш

үзгәртү

1930 елдан Сарман районы, 1935 елдан Тымытык районы, 1958 елдан Азнакай районы, 1963 елдан Бөгелмә районы, Әлмәт районы, 1965 елдан Азнакай районы Чубар Абдул авыл җирлегенә[d] караган.[3][4]

Авылга күпчелек Чубар Абдулдан күченеп утыручылар 1928 елда нигез салган. Авылны оештыруда башлап йөрүчеләр билгеле: Талибулла Гарифуллин, Зәкәрия Миннебаев. Авыл бер урамнан тора.[1]

1929 елда авылда шул ук исемдәге күмәк хуҗалык оештырыла (рәисе Зәкәрия Миннебаев булган, исәп-хисап эшен Әхмәтхуҗа Хәмзин алып барган. Терлекчелек, игенчелек белән көн иткәннәр, умарта тотканнар. Колхозда техника булмау сәбәпле, барлык эшләр ат һәм кул көче белән эшләнгән. Ындыр табагында атлы молотилка белән суктырылган, чистартылган икмәкне атлы арбаларга төяп Ютазы элеваторына тапшыралар.[1]

Колхозда ат, сыер фермалары, авылда идарә, клуб, мәктәп, кибет биналары торгызылган. Каралты-куралар барысы да бурап эшләнгән, түбәләре калай белән ябылган. Авыл башында тимерчелек булган. Авыл киртә белән әйләндереп алынган, кереп-чыгып йөрү өчен капкалары булган. Авылда агымсу булмый, су чыганагы булып казылган берничә кое хезмәт итә. [1]

Колхоз рәисе булып 1934―1936 елларда Мәхмүт Мияссәров, 1937 елдан Гариф Нуриев эшләгән. Аны армия хезмәтенә алгач, Хәмәт Нуртдинов сайлана, ул совет-фин сугышына алынгач, рәис булып Насыйбулла Гәрәйшин, соңрак Талибулла Гарифуллин кала. Хәмәт Нуртдинов сугыштан кайткач, аны рәис итеп куялар. Ул Бөек Ватан сугышының беренче көнендә үк фронтка алына, аның урынында Әхмәтхуҗа Хәмзин кала. Сугышта авылдан 18 кеше һәлак була, 16 кеше исән кайта. Ир-атлар белән бергә колхозның яхшы атларын да алалар. Кызыл Йолдыз авылында Ленинградтан килгән рус гаиләсе тора. Сугыш вакытында Кызыл Йолдызда эшләрдә ярдәм итү өчен Казан артистлары, шул исәптән Рәшит Ваһапов җибәрелгән.[1]

1942 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (беренче укытучы Разия). Колхозның элекке идарәсен мәктәп итәләр. 1954 елда башлангыч мәктәп ябыла, барлык балалар Чубар Абдул җидееллык, кайберләре Чалпы урта мәктәбенә йөреп укыйлар.

1943 елда янгында колхозның калай түбәле барлык каралты-курасы, симәнәсе янып беткән. Район колхозлары ярдәме белән амбарлар корыла, терлек абзарлары тактадан, салам түбәле булса да, икенче урында төзелә.[1]

1950 елда «Кызыл Йолдыз» колхозын Киров исемендәге колхозга (үзәге Чубар Абдул авылында) кушалар, авыл эре колхозның бер бригадасы (соңрак звено) булып кала. 1958 елда авыл кешеләре, эшләү һәм яшәү өчен шартлар булмаганлыктан, Чубар Абдулга күченә башлыйлар. 1972 елда авыл халкы тулысынча Чубар Абдулга къченеп бетә. Авыл урыны сөрелеп, чәчүлек җиренә әверелә. Урман почмагында зираты исән.[1]

Шәхесләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 Кызыл Йолдыз // Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016, 307-317нче бит.
  2. Урочище Кзыл-Юлдуз на карте
  3. Чубар-Абдулловское сельское поселение. Историческая справка
  4. История села Чубар-Абдуллово. Татары без границ
  5. Язмышыбыз Азнакай ― наша судьба. Энциклопедик белешмә (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2014, 409нчы бит.

Әдәбият

үзгәртү
  • Кызыл Йолдыз // Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016, 307-317нче бит.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү