Шундый һөнәр бар иде.

  1960нчы-2010нчы елларда авыл җирлегендә киң танылган һөнәрләрнең берсе, ул - сыер савучы һөнәре булды. Татарстанның Мөслим районында урнашкан Карл Маркс исемендәге күмәк хуҗалыкта, хатын-кызлардан торган, сыер савучы коллективы бар иде. Алар сугыш елы балалары: Минем әнием Морзаханова Лиза-1940нчы елда туган, Шакирова Нәсимә апа - 1941нче елны сугыш башланган көнне туган, Насретдиннова Флүрә апа - 1934нче елда, Нурмөхәммәтова Зәйтүнә апа 1940нчы елда, Гайниева Әлфия апа 1933нче елда туган, Әхмәдуллина Әзһәрия апа 1937нче елгы. Бу кызлар 40 елдан артык сыер савучы булып эшләделәр. Аларның хезмәт кенәгәләрендә бер генә эш урыны язылган: "Карл Маркс исемендәге колхоз. Сыер савучы".
 Аларның эш сәгатьләре, иртәнге өчтә-дүрттә башланып, кичке сигезләргә хәтле бара иде. Ял көннәре юк, авырган вакытта, яки бәби алып кайтканда берсен-берсе алыштыралар. Алыштыру дигән сүз дөрестә булмас, чөнки аларның һәммәсенә 20-25 баш сыер беркетелгән. Әгәр берәрсе авырып китсә, шулар янына тагы 5-6 баш сыер өстәлә. Кыш көннәрендә сыерларны үзләре ашаталар, су җылытып, саламнан башак бирәләр, яту урыннарын чистарталар. Җәй көннәрендә эш бераз җиңеләя. Сыерлар җәйләүгә чыгалар, савымчы кызлар көненә өч мәртәбә кул белән сыерларны савалар, бидоннарга салып сөтне йөк машинасына төяп, район сөт заводына озаталар.
 Коллектив бердәм һәм тату эшли. Ләкин араларында аеруча тырышлары була. Мәсәлән: Шакирова Нәсимә 5 ел дәверендә район советы депутаты була, Насретдиннова Флүрә район делегациясе белән, алдынгы сыер савучы буларак, Куба Республикасына бара, Морзаханова Лиза-"Атказанган колхозчы" исеменә лаек була, ә Гайниева Әлфия Коммунистик хезмәт ударнигы исеменә лаек була.

Сәлам! үзгәртү

 
Википедиягә рәхим итегез!
* танышу гиды
* киңәшләр

Сәлам, MSvetlana61, һәм Википедиягә рәхим ит! Керткән өлешегез өчен рәхмәт; монда сезгә ошар һәм җәмгыятебезнең бер даими әгъзага әйләнергә теләрсез дип ышанабыз!  

Бу мохит белән танышу өчен Википедиянең 5 нигезе укып чыгарга киңәш итәбез, монда нәрсә урынлы һәм урынсыз икәне өчен Википедия нәрсә түгел карап чыгу дөрес була ала.

 
имзагызны шулай да калдырып була

Һәм истә тотыгыз, авторлык хокуклары белән якланган хезмәтләрне рөхсәтсез урнаштырмагыз. Үз эшегезне керткәндә, аны үзем яздым яки иҗтимагый мохит хокукый тәртибендә яшәүче берәр ресурстан күчердем дип вәгъдә бирәсез — тик Интернетта шундыйлар бик аз.

Монда үзгәртүләр кертү һәм википедияче булу сезгә ошый дип ышанасым килә! Берәр битнең бәхәс битендә язганнарыгызны зинһар дүрт тилданы (~~~~) куеп имзалагыз — бу хисап язмагызны, көн һәм вакытны куя. Сорауларыгыз булса, ярдәм битләренә, мөрәҗәгатьләр яки тематик форумына керү дөрес. Мондагы тәртипләрне гамәлдәге кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар билгели. Яңадан, рәхим итегез! frhdkazan (бәхәс) 24 гый 2021, 08:05 (UTC)Җавап бирергә