«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы
«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы
Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме
Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме
«Минем Татарстан» проектында катнашкан
кулланучы.

Сәнгатькә мәхәббәт ничек туа?

  Җәмилә апа Әгъзамова! Бу исем, әлбәттә, татар мәдәниятендә тирән эз калдырган зур шәхес түгел. Ул минем татар әдәбияты укытучым. Җәмилә апа 4нче-8нче сыйныфларда әдәбият дәресләрендә безгә шигырь сөйләргә, татарча әсәрләрне дөрес итеп укырга, эчтәлекләрен сөйләргә, мәкаләләр язарга өйрәтте. Мин үземдә Габдулла Тукайга булган мәхәббәтемне Җәмилә апа ярдәмендә белдем.

  Безне, 10-12 яшьлек балаларны, кыш көннәрендә атка җигелгән чанага утыртып, күрше авылларга концерт куярга йөртә иде ул. Сәхнәдән курыкмаска, тамашачыларны тоярга, үз-үзеңне дөрес тотарга да безне ул өйрәтте. Дәрестән соң, үзенең өйенә чакырып, концерт программалары төзи иде безнең белән. Бу балалар концертларын ул фермада сыер савучылар өчен оештыра, йөри алмаган әби-бабайларның өйләренә дә алып барып җырлатып алып кайта иде. Җәмилә апа безнең өчен режиссер да, сценарист һәм концерт директоры да булган икән бит.

   Зур "мәдәният учагы" ул, шушындый кечкенә авылларның агачтан салынган клубларында кабынадыр дип уйлыйм мин. Бу "учакны" ягучы да мәдәният һәм сәнгатькә гашыйк кеше булырга тиеш. Менә шундый кечкенә "мәдәният учагының" җылысын бала күңеленә сала белгән Җәмилә апа булды минем тормышымда.

   Татар әдәбияты һәм сәнгате аша матурлыкны, нәфислекне күрергә өйрәтүче сез идегез ул, Җәмилә апа! Сезнең ярдәм белән туган сәнгатькә булган мәхәббәт еллар узу белән көчәя генә бара. Сезнең кебек татар әдәбиятына һәм сәнәгатенә чын күңеленнән гашыйк, аны киләсе буыннарга тапшыра алырлык укытучылар Татарстаныбызның мәдәниятын үстерүдә һичшиксез зур өлеш кертүчеләр алар.