Кулланучы бәхәсе:Рашат Якупов/Архив (Октябрь-Декабрь 2012)

Корбан бәйрәме белән үзгәртү

  Корбан бәйрәме белән
Узып киткән Корбан бәйрәме белән сезне, кардәшләр :) --Ilnur efende (обсуждение) 26 окт 2012, 17:51 (UTC)Җавап бирергә
Рәхмәт! Сезне дә бәйрәм белән ;)--Рашат Якуп (обсуждение) 26 окт 2012, 18:52 (UTC)Җавап бирергә

Яңа идарәче үзгәртү

Татар Википедиясендә латыйн графикасы нигезендә эшләнгән мәкаләләрне тикшерү өчен Кулланучы:Kitapка идарәче статусын биреәсе иде (Википедия:Идарәче статусын алу/Kitap), алайса латыйн мәкаләләренә тикшерелмичә генә тикшерелгән тамгасы куела.--Ilnur efende (обсуждение) 10 ноя 2012, 20:33 (UTC)Җавап бирергә

Хәерле көннәр! Сез белгәнчә, безнең Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлау кагыйдәләре бар. Анда идарәче булырга теләүчеләргә махсус таләпләр куелган. Минемчә, кемгәдер искәрмә ясау дөрес булмас, чөнки бу очракта кагыйдәнең нәрсә өчен кабул ителгәне аңлашылмый. Латин әлифбалы мәкаләләргә килгәндә, хәерге вакытта безнең алдыбызда торган төп мәсьәлә — конвертерны ясый алган кешене табу. Ул конвертер ярдәмендә барлык мәкаләләр автоматик рәвештә латин әлифбасына күчерелер. Ягъни, минемчә, хәзер латин әлифбасында мәкаләләр булдыру продуктив түгел, көчебезне конвертер мәсьәләсенә юнәлтик.--Рашат Якуп (обсуждение) 11 ноя 2012, 07:26 (UTC)Җавап бирергә
конвертер бит кирегэ дэ эшлэячэк (латиннан-кириллга да), шуна да латин мэкалэлэр дэ язу продуктив!--178.204.173.28 18 ноя 2012, 16:03 (UTC)Җавап бирергә
Латиннан-кириллга эшләячәкме, юкмы - монысын әйтергә кыен, һәрхәлдә бу конвертерны булдырачак кешедән тора (андый кеше табылса).--Рашат Якуп (обсуждение) 18 ноя 2012, 16:35 (UTC)Җавап бирергә
Хәерле кич! Конвертер кулланучы википедияләр бармы сон ул?--Ilnur efende (обсуждение) 18 ноя 2012, 17:03 (UTC)Җавап бирергә
Сезнең дә кичләрегез хәерле булсын! Әйе, бар. Иң ачык мисал — Казакъ Википедиясе.--Рашат Якуп (обсуждение) 18 ноя 2012, 17:13 (UTC)Җавап бирергә
Qayda Qazaq Wikipediasında konvertor bar? Qazaqstanda berdәm rәsmi latin әlifbәse bөtenlәy yuq, anda bәxәslәr küptәn bara, lәkin cimeşlәre yuq: hәr keşe üzeneŋ latin әlifbәse tәqdim itә, әmma fiker berdәmlege kürenmi әle.
Талқылау (Бәхәс) төймәсе янында Сез кирил/латин/гарәп графикаларына күчә аласыз.--Рашат Якуп (обсуждение) 18 ноя 2012, 17:34 (UTC)Җавап бирергә
Aŋladım hәm kürdem. Bu Aqparat Matbuğat agentlığı latin proyektı, ul rәsmi tügel, anı küp tәnqitlilәr, lәkin ul Tatar Yaŋalifenә yaqın, küp süzlәr bu proyekt buyınça tatarça da qazaqça ber tigez yazıla. Mәğlümat өçen rәxmәt.

Kitap (обсуждение)

Рәхмәт. аларның бары тышын гына конвертерлый икән, ә үзгәртүләрне (эчен) бары кириллда гына эшләп була дип аңладым. аларда ясаучы бездә дә ясауны сораганыгыз юкмы соң? --Ilnur efende (обсуждение) 18 ноя 2012, 17:44 (UTC)Җавап бирергә
Үз вакытында бу мәсьәлә бездә бик күп чәйнәлгән иде инде :) Эш шунда ки: аларда конвертерны ясаган кеше Википедиядә эшләвен туктатты, шуңа күрә аның белән элемтәгә кереп булмады.--Рашат Якуп (обсуждение) 18 ноя 2012, 18:49 (UTC)Җавап бирергә
Onıtmasqa kirәk: tatar Yaŋalifenә konvertorı qıyınraq bulır. Qazaq kirilça "қ"-"q", "ғ"-"ğ", "u"="w" xәreflәre bar inde, alarğa ğadi latinğa küçerü yasarğa kirәk ide. Tatar kirilça "к" - "k", "q", "г" - "g","ğ", "в" - "v", "w" konvertor maxsus qağidәlәr buyınça bülergә tieş, bu ğadi latinğa küçerü genә tügel. Tağı da soraw: idәrәçelәrgә server eçtәlegenә FTP-programma buyınça kerü rөxsәte barmı?
Юк, идарәчеләрнең мондый хокукы юк дип беләм.--Рашат Якуп (обсуждение) 19 ноя 2012, 09:53 (UTC)Җавап бирергә
Латин әлифбасы нигезендәге Татар Википедия бүлеге тулысынча аерым бер проект булса, һәм аның хәле кирилл әлифбалы Татар Википедиясенә бернинди зыян китермәсә, Kitap исемле зат аның кырларында теләсә нишләвенә каршы түгелмен. Кирилл әлифбасындагы Татар Википедиясенә үзгәртүләрне кертә алучы идарәче статусын бирү турында сөйләшү әлегә иртә бугай. Башка мәсъәләләрдән тыш:
  • Үзенең кертемләрне Википедияның төп принципларына нигезләнеп дәлиллисе кирәк, шулай ук
  • үзенең бәхәсләрдәге кертемнәрен имзаларга өйрәнәсе иде.

--Frhdkazan (обсуждение) 20 ноя 2012, 17:53 (UTC)Җавап бирергә

Кулланучы:Ilnur efende, карагыз нинди кешене идарәчелеккә тәкъдим иткәнсез. Мин сезгә ышанам, ләкин кулланучы:Kitap файда китерер өчен килмәде (ул моны инде үзе үк исбатлады). --Zahidulla (обсуждение) 21 ноя 2012, 14:56 (UTC)Җавап бирергә

Zahidulla, мин моны латин мәкаләләрне тикшерү өчен генә тәгдим иттем иде.--Ilnur efende (обсуждение) 21 ноя 2012, 20:13 (UTC)Җавап бирергә

Yaŋalif mәqәlәlәre үзгәртү

Xөrmәtle Raşat Yaqupov әfәnde! Dәlillәregez belәn kileşmim. Kiril әlifbәse Rәsәydә genә qullanıp bula, Rәsәydәn tış Yaŋalif ciŋel qullanıla. Tatarstanda 25 % tatarlar ğına yәşi, 75 % bütәn illәrdә yәşi, Yaŋalif hәr cirdә kompyuter aŋlıy, rusalif - aŋlamıy. Şuŋa kürә iŋ mөhim mәqәlәlәr (ayıruça transport turında, milli cәmğiәt h.b.) Yaŋalifta bulırğa tieş (kirilça da bulsın). — Әлеге реплика Kitap (б · к) тарафыннан язылды

  • Русиядә 81.6% (5.5/6.8) казан татары яши, шулай ук кирилл әлифбасын кулланган Казахстан белән Украинаны алганда бу сан 86% тирәсенә менә.

Frhdkazan

  • Şulay sanarğa dөres tügel: çөnki Rusiәdә dә Yaŋalifnı qullanalar [[1]], [[2]], ayrıuça Ukrainada (qırımtatarları küptәn latinça yazalar), Qazaqstanda küçermәkçe bulalar [[3]], Üzbәkstan, Tөrekmәnstan, Әzәrbәycan küptәn latinça yazalar inde. Şulay itep 80% Tөrki Dөnyası Yaŋalifne qullanalar inde.
Игътибар итсәгез, сүз латин әлифбасының кулланылышы турында түгел, ә бер үк мәкаләнең ике әлифбада да копияләр булдыру турында тора. Янә кабатлыйм: конвертерны булдыру бу мәсьәләне җиңелчә хәл итәчәк, һәм мәкаләләр саны да чынбарлыкка туры киләчәк. Әгәр дә шул ук иске латин/кирилл бәхәсенә кайтсак, шуны искәртим: татар теленең рәсми әлифбасы — кирилл әлифбасы. Без телибезме, юкмы — телнең яшәеше шушы әлифбада бара, шуңа күрә аның өстен булуы табигый. Чит илләрдә латин әлифбасын кулланган милләттәшләргә тукталсак, аларның саны чагыштырмача күп түгел (әйтик, элекке ССРБ җөмһүриятләрендә яшәүче милләттәшләребез кирилл әлифбасын яхшырак белә). Шуңа күрә, миңа калса, Википедияне янә әлифбалар боткасына әйләндерергә кирәкми. Латин әлифбасында бөтен Татар Википедиясен күрергә телисез икән — зинһар, безгә конвертерны эшли алган кешене табып бирегезче. Бу Сезнең чын кертемегез булачак. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!--Рашат Якуп (обсуждение) 18 ноя 2012, 16:44 (UTC)Җавап бирергә
Rәsmi Tatar Wikipedia qağidәlәre buyınça: "Татар Википедиясендә сербохорват википедиясендә кебек үк латин һәм кирилл әлифбасын кулланып язып була."
Әйе, шулай. Шуңа күрә Сезгә латин әлифбасында язарга беркем тыймый да. Мин мантыйк ягыннан нәрсәнең файдалырак булуын гына күрсәттем.--Рашат Якуп (обсуждение) 18 ноя 2012, 17:15 (UTC)Җавап бирергә
  • Sez konvertor yasawçı programistnı 5 yıl dәwamında ezlisez ikәn, nәticәlәregez kürenmi, min bu bәxәs tarixın qaradım. Wiki-konvertor yasağannan soñ mәqәlәlәr igezәklәre mөğәyen beterep bula.
Мин Википедиядә 3,5 ел. Шушы вакыт эчендә үзем конвертерны эшли алырлык кешене таба алмадым. Ярдәм итә алсагыз, Татар Википедиясе үсешенә менә дигән файда китерерсез.--Рашат Якуп (обсуждение) 20 ноя 2012, 16:13 (UTC)Җавап бирергә
  • Şuña kürә "konvertorsız waqıtında" mәqәlәlәr ike versiәlәrdә: rusalifta hәm Yaŋalifta bulırğa tieş. Bu tılsımlı konvertor citmәgәn xıyal bulıp tora әle.
  • citmәsә üzegez yazdığız:
Rәsmi Tatar Wikipedia qağidәlәre buyınça: "Татар Википедиясендә сербохорват википедиясендә кебек үк латин һәм кирилл әлифбасын кулланып язып була."
Әйе, шулай. Шуңа күрә Сезгә латин әлифбасында язарга беркем тыймый да. Мин мантыйк ягыннан нәрсәнең файдалырак булуын гына күрсәттем.--Рашат Якуп (обсуждение) 18 ноя 2012, 17:15 (UTC)Җавап бирергә
  • Wiki-konvertor yasağannan soñ mәqәlәlәr igezәklәren betererbez. Xәzerge waqıtta ikese dә kirәk.
Тагын бер тапкыр кабатлыйм: Википедия мәкаләләренең саны чынбарлыкны күрсәтергә тиеш. Латин әлифбасында мәкаләләрнең булуы инде болай да күп кенә кешедә шик уята, Википедиянең дәрәҗәсен төшерә. Булмаган урында проблема уятып утырмагыз, зинһар. Мин бер үк эчтәлекле мәкаләләрнең булуына катгый каршымын. Әгәр башка википедиячеләр моңа риза икән, проекттан китәргә әзермен.--Рашат Якуп (обсуждение) 20 ноя 2012, 16:31 (UTC)Җавап бирергә

Şiklәre üzendә qaldırsınnar. Tatar Wiki-Zakon mөhimrәk: Rәsmi Tatar Wikipedia qağidәlәre buyınça: "Татар Википедиясендә сербохорват википедиясендә кебек үк латин һәм кирилл әлифбасын кулланып язып була."

Хөрмәтле Рашат әфәнде,
шундый вак мәсъәләләр сәбәпле проекттан китү турында уйлануыгыз татарга бер дә файдага булмый. Анын урынына латин әлифбалы өлешен аерым бер проект буларак кирилл әлифбалы Татар Википедиясе белән аеру урынлырак булмасмы? Шул ук беларусларның төп бүлеге һәм тарашкевицасы кебек... Икесе дә үз тормышы белән яшәп торсын, бер-берсенә комачауламыйча, үз администраторлары һәм аларның уй-фикерләре нигезендә... кирәге булса, конвертер беләнме, конвертерсызмы, мәкаләләрне күчерергә дә ярый... мәкаләләр саны ягыннан да бернинди бәхәс тумас... татар телендә укучыларының игътибары өчен азмы-күпме бер көндәшлек тууы сәбәпле, бәлки бу бүлекләренең үсеше дә активрак барыр...
Википедияләрнең статистикасы бүлегенә күз салсак, бер үк проект эчендә ике имлә белән язылган Википедияләре сербо-хорватларныкы (72 000 мәкалә/49 нче/кирилл-латин) белән чикләнми. Бу категориядә нигездә шул ук телдәге булган серпча (170 000 мәкалә/30 нче, лидер/кирилл-латин), аннан соңгылары - уйгурча (2903 мәкалә/169 нче/гарәп-латин), борыңгы славянча (509 мәкалә/ 239 нче/борыңгы имлә-борыңгы кирилл), инуктитутча (386 мәкалә/247 нче/төрлесе) һәм кашмирча (227 мәкалә/259 нче/төрлесе)... Ләкин үз дәүләтләре булган сербларныкыныннан тыш башкалар - аутсайдер, алар арасыннан да уйгырлардан тыш башкалары якын арада юкка чыгуга кандидат... Ягъни элек белдерелгән шикләрегез бик тә урынлы, һәм исән калуыбыз өчен Татарча белән Tatarça бүлекләрен аерым проект буларак үстерү хәерлерәк буласы...

--Frhdkazan (обсуждение) 20 ноя 2012, 20:05 (UTC)Җавап бирергә

  • Tatar millәten bülmәskә, ә berlәşterergә kirәk. Elegrәk Yaŋaifta da kirilça mәqәlәlәre berkemgә qomaçawlamadı, nik xәzer Raşap әfәndene borçıy? Tatar Wıki yazmışı, Tatar millәte yazmışı şikelle - tarqalğan millәte, tөrle tatar әlifbәlәre, dinnәre, dialelektları, ğәdәtlәre berlәşterergә kirәk. Bergә bulsın.
Соңгысы белән килешеп була. Ләкин Татарча һәм Tatarça бүлекләрне аерым проектлар буларак тоту дөресрәк - проектның исән-сау калып үсеп баруы өчен бер проект чикләрендә игезәк яки охшаш мәгълүматлы битләрнең булмавы зарур. Элек әткән идем:Русиядә 81.6% (5.5/6.8) казан татары яши (инглиз Википедиясендәге мәкъәләдә фәнни чыганакларга нигезләнеп бирелгән сан), шулай ук кирилл әлифбасын кулланган Казахстан белән Украинаны алганда бу сан 86% тирәсенә менә.
Димәк без бүген бер булган Татар телле Википедиясе статистикасын икегә (Татарча & Tatarça)га аерып, һәр бүлек өчен (мәкаләләр өлеше/шул имләны кулланучы татар халкы өлеше) чагыштырмасын күрә алабыз икән, димәк бәлкем ачырак та булган чынбарлыкка күзләребезне ачабыз дигән сүз (бәлки бер көнне шул 14% тирәсе татарларның глобаль дөньяда үз телен һәм мәдәниятен, ягъни халкын/милләтен саклау һәм үстерү өчен дөресрәк юлын сайлаганы ачыкланыр). Әлегә исә бу ике өлешнең бер проектының түбәсе астында тоту, сан артыннан ку һәм "бездә һәлләр әлегә шул кадәр кызганыч та түгел ич" дип әйтә алудан тыш бернинди мантыйк ташымый... Чөнки латынча һәм кириллча бүлекләрендәге мәкаләләрнең кайда саклануы төп мәсъәлә түгел - интернет булган кеше аны укый да, анда үз өлешен кертә дә ала.

--Frhdkazan (обсуждение) 21 ноя 2012, 4:30 (UTC)

Әйе, мәсьәлә вак, ләкин Википедиядә минем бөтен катнашкан вакыт эчендә даими рәвештә Википедияне зур боткага әйләндерергә омтылган кешеләрнең барлыкка килүенә сабырлык җитми. Гадәттә, андый кешеләр тавыш күтәреп, өстен-аска китереп бераздан проектта катнашудан тиз туктыйлар да, алар артыннан озак «чистартып утырырга» туры килә. Мин Kitap әфәндегә мантыйк ягыннан нинди юнәлеш кирәк булганын аңлатып карадым, чөнки миңа Википедия өчен рәхмәт белдергән кешеләрнең барысы да нәкъ кирилл мәкаләләрен кулландылар. Тик ул һаман бер үк юнәлешне дәвам итә.

Узган елны без аерым Латин әлифбалы Татар Википедиясен оештыру буенча тавыш бирүне үткәргән идек. Шунда күпчелек, шул исәптән мин дә, бүленергә ярамый, конвертерны булдырырга кирәк дигән карарга килдек. Бәлки, чыннан да, чишә алмаслык мәсьәлә булды бу, ахырысы...--Рашат Якуп (обсуждение) 21 ноя 2012, 05:35 (UTC)Җавап бирергә

Татар Википедияне "бердәм калдырыйк" дигән ашкынулар кулланучылар арасында прагматик яктан романтик хисләрнең көчлерәк булуын күрсәтә. Шулай бер көнне бүген әле көчен тулысынча югалтмаган һәм яши килгән татар телен иске-славян яки борыңгы болгар телләрнең бүген алган дәрәҗәсенә үстереп тә була :( --Frhdkazan (обсуждение) 21 ноя 2012, 6:46 (UTC)
  • Raşap әfәnde, kiçә sezne 'YouTube'tә qarap, min küp aŋladım. Sez bik yәş ikәn, sezdә yuğarı beleme dә yuq ikәn, şuŋa kürә sez "aerodrom" hәm "aeroport" arasında ayırmasın aŋlamıysız, Üzbәkstan, Tөrekmәnstan, Әzәrbәycan, Tөrkiә, tizdәn Qazaqstan tatarları latin moxitenә (80% Tөrki Dөnyası) toruın aŋlamıysız, kilәçәk wәzğiәten, Yanalif tıyusın, tarixın, yazmışın belmisez. Tat-Wiki Tөrki Dөnyasında 7-nçe urında, xәtta başqortlar 5-nçe urında, ә sez yaxşı mәqәlәlәre yuq itәsez. Sez başta universitetnı beteregez, uqığız. Kitәsegez kilsә, kitegez, şantaj yasamağız. Yaŋalif belәn bernindi "botqası" bulmas, çөnki rәsmi raslanğan "Tatar Orfografiәse Qağidәlәre" bar, bu hәwәskәr Zamanalife tügel. Tat-Wiki cimerep betermәgez, ayırmağız, "bülü reformaları" yasamağız, Yaŋalifne cәberlәmәgez dip çaqıram.
Әгәр Сез конкрет дәлилләрне әйтә алмыйча шәхсилеккә күчәсез икән, миңа Сезгә әйтерлек сүзем калмады. Мин яшем әлегә кадәр Татар Википедиясенә хезмәт күрсәтүемә, аңа ихластан үземнең бар көчемне кертүгә һич тә киртә тудырмый иде. Сезнең кебек кешеләр вакыт-вакыт күренеп ала, тавыш күтәреп бераздан югалып китә, ә эшне барыбер без дәвам итәргә мәҗбүрбез. Шуны исәптә тотып тагын шәхсилеккә күчү очрагында Сезне блокларга мәҗбүрмен. Мәсьәлә буенча фикерегезне әхлакый нормалар кысаларында Бетерү сәхифәсендә белдерегез. Анда ул хәл ителсен дә. Изге теләкләр белән, Рашат Якуп (обсуждение) 21 ноя 2012, 12:43 (UTC)Җавап бирергә

Рашат әфәнде, зинһар өчен тыңламагыз кулланучы:Kitap сүзләрен. Татар Википедиясенең сез төп терәге, таянычы. Аны яңадан чүп-чарга әйләндерергә теләүчеләр өчен, әлбәттә, сез кирәкмисез, комачаулыйсыз гына. Онытмагыз инде, аны кеше көлкесеннән аякка бастырып, юньле проектка әйләндерер өчен күпме көч сарыф иткәнебезне. --Zahidulla (обсуждение) 21 ноя 2012, 14:57 (UTC)Җавап бирергә

  • Raşap әfәnde, sezne üpkәlәtsәm, ğafu itegez, lәkin min bernindi sügenü süzen әytmәdem, xaqiqәt genә әyttem. Tat-Wiki mәqәlәlәre çınbarlq sanı - bu "Buxgalteriә mәs'yәlәse", ul iŋ mөhim tügel, Wiki qullanuı tatar millәte uŋaylığı өçen mөhimrәk bula. Yarar, bu bәxәstәn bernәrsә çıqmas, bәxәslәşәsem kilmi inde, suŋa kürә sezgә kilәse tәqdimem bar: 1. Yaŋalifta yazılğan mәqәlәlәremne Kiril imlasına küçermәgez, üzegez igezәklәren yasamağız. 2. min dә kiril mәqәlәlәreneŋ igezәklәren yasamayaçaqmın.
  • Tat-Wiki mәqәlәlәre çınbarlq sanı - bu "Buxgalteriә mәs'yәlәse", ul iŋ mөhim tügel, Wiki qullanuı tatar millәte uŋaylığı өçen mөhimrәk bula. Yarar, bu bәxәstәn bernәrsә çıqmas, bәxәslәşәsem kilmi inde, suŋa kürә sezgә kilәse tәqdimem bar: 1. Yaŋalifta yazılğan mәqәlәlәremne Kiril imlasına küçermәgez, üzegez igezәklәren yasamağız. 2. min dә kiril mәqәlәlәreneŋ igezәklәren yasamayaçaqmın.

P.S. Qazan Yılğa portı mәqәlәse min başta Yaŋalifta yazdım, üzegez uylağız anıŋ kiril igezәgen beterergә yә betermәskә. Cawabığıznı kөtәm.

Соңгы коммент Википедияның татар телле бүлегенең администраторлардан кирилл һәм латин версияләренә бер тигез карауларын таләп итә. Ягъни, кирилл телле Казан Елга порты исемле битне #REDIRECT Qazan Yılğa portı дип үзгәртү кирәк... Рашат әфәндегә уйларга пауза бирик, чөнки аның һәр адымы прецедент тудыручы булачак... Ул бу адымга бармаса, игезәк мәкаләләрне ясарга ярый дигән сүз... Барса исә, барлык игезәкләрне юк итү (һәм бәлки бер мәкалә эчендә ике төрле имлә белән язу рөхсәт ителү) дигән сүз... Татар теленме, әллә Tatar telenme бетерү белән башлыйбыз?
Минем уйлавымча, сүздә никадәр Татар һәм Tatar Википедияләрнең бер проект буларак калуларын теләсәгез дә, тормыш үзегез аркылы киресенчә аларның ике аерым проект буларак аерылу кирәклегенә өстәмә бер дәлил китерде... Дөрес, икесе дә файдалы. Һәм кагыйдә - ул барыбыз өчен кагыйдә булсын, администраторларның да аны үз теләкләре буенча үзгәртеп тору хакы юк. Ике яктан да дөрес адымнарны эшләр өчен, бу проектны ике аерым проектка аерып аларны бәйсез рәвештә үстерү зарур... Файдасы да зарарыннан күпкә зуррак булачагын сизәм.
Мин дә Рашат әфәнденең һәм башкаларның уй-фикерләрен ишетергә телим. Ихтирам белән, --Frhdkazan (обсуждение) 21 ноя 2012, 18:30 (UTC)Җавап бирергә

Рашат Якуповның Викидан китүе турында сүз дә кузгатылмаска тиештер инде! Викиның икегә бүленүе дә начар әйбер инде, хотя бы монда телгәләнмәскә кирәк, болай да гел бүлгәләнеп торабыз....--Ilnur efende (обсуждение) 21 ноя 2012, 20:06 (UTC)Җавап бирергә

kilәse tәqdimem bar: 1. Yaŋalifta yazılğan mәqәlәlәremne Kiril imlasına küçermәgez, üzegez igezәklәren yasamağız. 2. min dә kiril mәqәlәlәreneŋ igezәklәren yasamayaçaqmın. Менә әйбәт фикер дип уйлыйм, бер үк эчтәлекле мәкаләләр ясамау кирәк. Алла бирса бер дә бер конвертор булгач, охшаш эчтәлекле латыйн-кириллның бер үк мәкаләләрен берләштерербез, ә копияләрне әлегә берсен бетерү кирәктер--Ilnur efende (обсуждение) 21 ноя 2012, 20:16 (UTC)Җавап бирергә

Бу мәсъәлә буенча кичә Азатлык радиосында чыккан тапшыруының тексты - |"Татарстанга латин һәм гарәп әлифбасы – көн таләбе". Windows өчен латин имләсендә татар әлифбасы чыккач, бик кызыгып мәкаләләрне латинча язуга күчәрмен. Ихтирам белән, --Frhdkazan (обсуждение) 22 ноя 2012, 6:04 (UTC)
  • "Azatlıq" mәqәlәseneŋ sıltaması өçen Sezgә zur rәxmәt.

Bik dөres anda yazılğan:
Ни генә булмасын, латин язуы татар халкына кирәк, бу хакта без гел әйтеп киләбез. Бер генә мисал китерәсем килә, татарларның күпчелеге Татарстаннан читтә яши, шул исәптән бер өлеше Урта Азия республикаларында. Бүген аларның күбесендә латин имласы кулланылышта. Татарлар Төркиядә, Финляндиядә һәм башка чит илләрдә дә яши. Анда да шул ук латин язуы. Алар Татарстан дәүләт шурасына яисә бүтән дәүләт оешмаларына мөрәҗәгать итә икән, үзара языша икән, латин имласында язачаклар. .... Безнең тарихи, мәдәни, иҗади мирасыбызның аерым бер өлеше латин графикасында сакланган. Латин графикасын Европа галимнәре белән фәнни багланышлар урнаштырганда да иркен файдаланабыз. Латин графикасын куллану һуманитар фәннәрдә мәҗбүри булган хәл дә бар.
Әlbәttә Kiril-Latin-Ğәrәp Tatar Wiki-konvertorı bezdә bulsa ide, bu bәxәslәr bulmas ide. Qazaqstan wikiçelәrdәn alarnıŋ konverter-skriptı niçekter alırğa kirәk hәm anı tatarlaşırğa kirәk. İŋ tөgәl Tatar kiril-latin konvertorı monda: [4]

Мәсьәләне җентекләп анализлап, шушы вариантны тәкъдим итәм.--Рашат Якуп (обсуждение) 25 ноя 2012, 07:27 (UTC)Җавап бирергә

Рашат Якупның Википедия:Тавыш бирү:Латин әлифбасы өлешендә билгеләгән төп фикерләре белән килешсәм дә, оештырылган тавыш бирүдә катнаша алмыйм, чөнки ни өчен тавыш бирелүен билгеләгән "Татар Википедирясенең үсешен теләгән катнашучыларны (мораторийга)   Риза дип тавыш бирергә чакырам" фразасы манипуляцияны оештыра.
  •   Риза дигәннәре - Латинча язырга ирек бирмәскә дигәне.
  •   Каршы дигәннәре - Татар телле Википедиясенең үсешен теләмәгән дигәне.
Продуктив үсеш өчен һәр проектның бер телле булуы яклы мин. Шундый тавыш бирү алдыннан, латинча мәкалә язырга теләгән татарларның хакларын бозмау һәм хокукларын чикләмәү өчен аерым Tatarça/latinça проектның булдырылуы кирәк. Мораторий кертелү алдыннан шундый аерым проект булдырылмаса, вөҗданым миңа Татар Википедиясен үстерүдә катнашудан баш тартырга тартачак. Бу очракта, мин үзем әлегә латинча яза алмасам да, аерым Tatarça/latinça проектын булдыруга   Ризалыгымны бирәсем килә. Ихтирам белән, --Frhdkazan (обсуждение) 25 ноя 2012, 9:50 (UTC)
Һәр сүздән һәм әйбердән проблема күпертергә җитәр, зинһар. Мин хәзерге вакытта Татар Википедиясе өчен иң мантыйклы һәм җайлы юлны тәкъдим итеп карадым. Аның буенча нәтиҗәне Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге чыгарсын. Аерым Википедияне оештыру буенча тавыш бирү инде узган иде, һәм аның нәтиҗәләре билгеле.--Рашат Якуп (обсуждение) 25 ноя 2012, 09:58 (UTC)Җавап бирергә
Тәрҗемәче буларак, һөнәрем сүзләрнең һәм җөмләләрнең нинди мәгънәсен ташыганнары өлкәсендә. Википедияның татар/кирилл өлеше булган проектның язмышы өчен тәкъдим ителгән мораторий бик файдалы. Аның кирәклеге белән тулысынча килешәм. Шул ук арада бу мораторий объектив буларак Википедияның кырларында Tatar/latin бүлеген тудырылуы кирәк дигән фикерне алга сөрә (ягъни башкача булса, татарча латин имләсы белән язырга һәм гыйлем тупларга теләгән кешеләрнең хокуклары чикләнелә дигән сүз). Шулай булгач, оештырылган тавыш бирү Википедияның татар телле бүлегенең үсеше өчен түгел, ә Википедияның кирил имләсендәге татар телле бүлегенең үсеше өчен файдалы. Сезнең соңгысының администраторы буларак аны оештыруыгыз табигый, һәм дөрес. Шулай да, гади мантыйк нигезендә, куелган сорауга   Риза дигән һәр кеше Википедия:Тавыш_бирү:Латин_әлифбалы_Татар_Википедиясен_оештыру исемле тавыш бирүдә   Риза дигән тавыш бирә дигән сүз. Барысын аңлап беренче тавыш бирүдә   Каршы, ә хәзергесендә   Риза дип тавыш биргән кешеләр элекке тавыш бирүдә чынлап "бердәмлек" өчен түгел, ә кирилл имләсендәге язылган татар теле latın imläsendä yazılğan Tatar telennän һәм өстенрәк булу өчен тавыш биргәннәр дип чыга. Бусы да куркыныч түгел. Шулай булса да, räxätlänep Tatarça yazarğa telägän qullanuçılarğa xoquqların çikläwçe moratoriy bulmağan ayırım Tatarça bülegen buldırırğa yärdäm qulın suzırğa äzer bulğanığızğa ışanasım kilä. Ихтирам белән, --Frhdkazan (обсуждение) 25 ноя 2012, 11:52 (UTC)Җавап бирергә

Кисәтү үзгәртү

Сез Татар Википедиясенең Законы бозасыз:

  • "Татар Википедиясендә сербохорват википедиясендә кебек үк латин һәм кирилл әлифбасын кулланып язып була."
1) Кисәтү хокукына бары тик идарәчеләр ия. 2) Кайда боздым? Конкрет күрсәтегезче.--Рашат Якуп (обсуждение) 20 ноя 2012, 17:34 (UTC)Җавап бирергә
Яналифта язылган мәкаләрен бетерергә сездә хокукларыгыз юк, чөнки Яналиф бернинди кагыйдәсене бозмый. Татар Википедиясендә Яналифта да Кирилча язуы рөхсәт ителгән.
Минем аларны бетергәнем юк та. Мин аларны Бетерүгә тәкъдим иттем, аларның язмышын барлык Татар Википедиясе җәмгыяте цивиль рәвештә махсус урында хәл итә. Бу очракта бернинди кагыйдә бозу урын алмаган, һәр википедияче һәр мәкаләне Бетерүгә тәкъдим итәргә хокуклы.--Рашат Якуп (обсуждение) 20 ноя 2012, 17:48 (UTC)Җавап бирергә

Сезнең кайбер битләрегез боза, чөнки сез кирилл мәкаләләрнең копияләрен ясыйсыз, яңаны ясасагыз бер кем дә бетерми бит аларны. Бер үк эчтәлекле ике бит ясау зыянга гына.--Ilnur efende (обсуждение) 21 ноя 2012, 16:13 (UTC)Җавап бирергә

Туган тел үзгәртү

Бу бәхәскә игътибар итсәгезче Тулырак бәхәс тарихы.--Frhdkazan (обсуждение) 22 ноя 2012, 08:17 (UTC)Җавап бирергә

Фикеремне белдердем, рәхмәт!--Рашат Якуп (обсуждение) 25 ноя 2012, 07:46 (UTC)Җавап бирергә

Därwişlär stansiäse үзгәртү

Bu original mәqәlәse, ayırım kiril kopiäse "Дәрвишләр станциясе" yasamağız, yünältü yasadım. Yudino (stansiä) dä şulay.

Бу мәсьәлә буенча тавыш бирүдә катнаша аласыз.--Рашат Якуп (обсуждение) 25 ноя 2012, 07:47 (UTC)Җавап бирергә

Удаление үзгәртү

Считаете, что не нужно знать об организациях татар? Или Вы создали соответствующую страницу? Kamilbakir (обсуждение) 23 ноя 2012, 13:31 (UTC)Җавап бирергә

Бу биттә җавап бирәм.--Рашат Якуп (обсуждение) 25 ноя 2012, 07:48 (UTC)Җавап бирергә

Википедия:Тавыш бирү:Латин әлифбасы үзгәртү

Нельзя ли перевести на русский обсуждаемую тему, хотя бы самую суть. Обязательно ли необходимы такие резкие радикальные меры, как мораторий. Может быть стоит создать отдельную википедию на латыни и арабском. Но делать это необходимо постепенно, без резкого изменения статистики, переводя туда только спорные статьи. Примером может служить хотя бы Белорусская википедия. Примером может служить также Русская википедия, появилась википедия на старославянском.--E737 (обсуждение) 30 ноя 2012, 03:35 (UTC)Җавап бирергә

В поддержку Вас могу также сказать о неудобстве ссылок Бу мәкаләнең кирилл әлифбасындагы игезәге бар.

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

. К тоже они не во всех статьях проставлены.--E737 (обсуждение) 30 ноя 2012, 05:03 (UTC)Җавап бирергә

Да и еще, конвертер тоже почему-то не загружается? Динар Корбанов тәкъдим иткән конвертерны, воспользоваться им пока проблематично.

Прошу прощения за поздний ответ. Решение принято сообществом Татарской Википедии, и далее обсуждать эту тему я не считаю необходимым. Что касается конвертера, то он работает только в определенное время.--Рашат Якуп (обсуждение) 17 дек 2012, 16:20 (UTC)Җавап бирергә

Из принципа стройности администрирования проекта, результаты последнего голосования о моратории приветствую, хотя и не согласен с формулировкой сути проблемы и соответственно некоторыми выводами по результатам этого голосования (например, удаление из Википедии статей на татарской латинице - часть культурного наследия всего татарского народа, актуальный момент для людей живущих за пределами стран, где используется кириллица). В соответствии с формальной логикой, решение указанной проблемы требует повторного проведения голосования за создание татароязычного раздела Википедии на латинице. --Frhdkazan (Бәхәс) 18 дек 2012, 08:18 (UTC)Җавап бирергә

Будет ли повторное голосование за создание татароязычного раздела Википедии на латинице?--E737 (обсуждение) 4 мар 2013, 05:00 (UTC)Җавап бирергә

Кабат тавыш бирү үзгәртү

Тавыш бирүдә катнашырга, һәм Википедияның булдырылачак аерым латин имләсендәге татар телле бүлекнең үсешендә катнашырга   Риза ("За" повторное голосование по созданию отдельной татарской Википедии на латинице и готов принимать участие в ее развитии) .--frhdkazan (обсуждение) 4 мар 2013, 05:09 (UTC)Җавап бирергә

Динар Корбанов конверторы үзгәртү

Бу конвертор турында берничә сораулар бар:

  • 1) Нишләп ул 23-9 сәгатьләрдә эшләми? Конвертор аерым серверда урнаша? Тәүлек буе эшләсе иде - Казакъларда шикелле конвертор булыр иде.
  • Һәр бит өстендә шушы конверторга сылтама куясы булыр.
  • Шушы конверторда берничә ялгышлар таптым. Конвертор авторы ялгышларны төзәтә аламы? Тапкан ялгышлар: ие, ию, ия - ie , iü , iä. Шулай итеп: Kiev (Кiyev түгел). Башкортстан - Başqortstan (Başkortstan түгел), кабилә - qәbilә (qabilә түгел), риваять - riwәyәt (rivayat' түгел), Боголюбский - Bogolyubskiy (Bogol'ubskiy түгел), славян - slavyan (slav'an түгел). Үзенең сайтында ул җавап бирми, мөгаен Сез искәрмәләрне аңа тапшыра аласыз?--Kitap (обсуждение) 3 дек 2012, 10:31 (UTC)Җавап бирергә
Соң җавап бирүем өчен гафу үтенәм. Конверторны эшләүдә минем катнашым юк, аңа бәйле сорауларны турыдан-туры Динар Корбановка юнәлтә аласыз.--Рашат Якуп (обсуждение) 17 дек 2012, 16:21 (UTC)Җавап бирергә

Статьи на русском үзгәртү

Что-то не вижу появления статей, Рашат. Ссылки сделал там, где Вы указали, и что дальше? Камил Бакиров 12 дек 2012, 08:29 (UTC)

Статьи переводят википедисты, которые хотят этим заниматься. В данном случае Вы предложили статьи, теперь нужно набраться терпения и ждать когда ими кто-нибудь займется. Я бы сам с удовольствием их перевел, но пока у меня нет достаточно времени. Надеюсь, они будут переведены. Спасибо за сотрудничество!--Рашат Якуп (обсуждение) 17 дек 2012, 16:23 (UTC)Җавап бирергә

Фуат абый - яңы ҡулланыусы үзгәртү

Әссәләмәлейкум Рашат туған. Фуат абыйға ярҙам итеп ебәрең әле. Татар Википедияһының тәртиптәре буйынса. Ул яңы башланы. Мин әҙерәк өйрәтеп ебәргәйнем. Ул Олы Ака мәҡәләһен яҙа. Әжекәй буйынса мәғлүмәт йыя. Тәжрибә аҙ, әммә теләге бар. Оло ағай, Интернетты менән бик яҡшы дуҫ түгел, шуға күрә бик сабыр булырға кәрәк. Мин уның менән синыфташтар аша аралашам. Уның бите http://www.odnoklassniki.ru/profile/507585249332 --Рөстәм Нурыев (обсуждение) 24 дек 2012, 17:26 (UTC)Җавап бирергә

Вәгаләйкүм әссәлам! Кызганычка каршы, мин шул абыйга ничек итеп ярдәм итә алганымны белмим, Рөстәм әфәнде.--Рашат Якуп (обсуждение) 30 дек 2012, 21:15 (UTC)Җавап бирергә

Бот үзгәртү

Кулланучы: Tegebot бот статусын бирегез әле, рәхмәт)--176.52.109.36 27 дек 2012, 17:35 (UTC)Җавап бирергә

  Эшләнде--Рашат Якуп (обсуждение) 30 дек 2012, 21:13 (UTC)Җавап бирергә
Рашат Якупов/Архив (Октябрь-Декабрь 2012) кулланучысының битенә кайтырга.