Красногорское (Удмуртия)
Красногорское (удм. Красногорск, рус. Красногорское) (1935 елга кадәр Святогорское, 1938 елга кадәр Барышниково) ― авыл, Удмуртиянең Красногорское районы муниципаль округы һәм 2021 елга кадәр Красногорское авыл җирлегенең административ үзәге. [3] Халык саны ― 3855 (2021).[4]
Красногорское | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Красногорское районы һәм Красногорское авыл җирлеге[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Красногорское авыл җирлеге[d][1] |
Сәгать поясы | UTC+04:00 |
Халык саны | 3855 (2021)[2] |
Почта индексы | 427650 |
Рәсми веб-сайт | mo-krasno.ru |
Җирле телефон коды | 34164 |
Красногорское Викиҗыентыкта |
География
үзгәртүАвыл Удмуртия республикасының төньяк өлешендә, республика башкаласы Ижаудан төньякка таба 140 км, Глазов шәһәреннән көньякка таба 40 км ераклыкта, Чүпче елгасының сулъяк кушылдыгы Убыть елгасы ярында урнашкан. Әлеге елгада рәттән өч буа ясалган, авылның әйләнә-тирәсендә матур табигать, урманнар күп.
Сәгать зонасы
үзгәртүКрасногорское авылы, бөтен Удмурт Республикасы кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланылган вакытны UTC өчен күчерү + 4:00 тәшкил итә.
Тарих
үзгәртүСвятогорское авылы рәсми рәвештә Вятка рухани консисториясе указы белән 1837 елның 1 апрелендә нигезләнә. [5] Нократ губернасы Глазов өязе Сюрзян волостена караган. 1873 елда 10 хуҗалыкта 22 ир-ат, 29 хатын-кыз яшәве теркәлгән. 1891 елда авыл волость үзәгенә әйләнә. 1918 елның августында Советларга каршы кузгалган крестьяннар фетнәсен Глазовтан килгән Барышников җитәкчелегендәге Кызыл Гаскәр отряды бастыра. 1935 елда удмурт совет дәүләт эшлеклесе, КПССның Удмурт өлкә комитеты беренче секретаре (1937-1938) Степан Барышников (1894―1943) хөрмәтенә авылның исеме Барышниково итеп үзгәртелгән. Ул кулга алынгач (1938), хәзерге атама бирелгән. [6]
2021 елдан ― Красногорское районы муниципаль округы административ үзәге. [7]
Халык саны
үзгәртүАвылда район халкының яртысы диярлек (49.16 %) яши. Удмуртиянең эре торак пунктларындагы кебек, биредә яшәүче руслар белән удмуртларның саны бертигез күләмдә.
Халык саны | ||
---|---|---|
2002[8] | 2010[9] | 2012[10] |
4559 | ↘4425 | ↘4302 |
Икътисад
үзгәртү- «Ростелеком» ААҖ УР филиалы
- Шаркан трикотаж фабрикасы цехы
- Красногорское аптекасы № 24
- Красногорское райпосы
- «Энергия» ҖҖЧ
- «Север» ҖҖЧ
- «Темп» ҖҖЧ
- «Удмуртавтодор» филиалы «Красногорский ДУ»
- Глазов электр челтәрләренең Красногорское бүлекчәсе
- «Удмуртгаз» Глазовгаз РОАО филиалы Красногорское газ участогы
- «Красногорское урманчылыгы» ДУ
- «Удмуртлес» ДУ филиалы «Красногорсклес»
Дин
үзгәртү- Православие
- Изге Покрау гыйбадәтханәсе
Шәхесләр
үзгәртүГалерея
үзгәртү-
Авыл үзәгендә районның Мактау тактасы
-
Убыть елгасында буа
-
Красногорское авылында чиркәү
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Закон Удмуртской Республики от 11.05.2021 № 43-РЗ «О преобразовании муниципальных образований, образованных на территории Якшур-Бодьинского района Удмуртской Республики, и наделении вновь образованного муниципального образования статусом муниципального округа». әлеге чыганактан 2021-05-15 архивланды. 2023-02-02 тикшерелгән.
- ↑ ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
- ↑ История Красногорского района на сайте администрации президента и правительства УР.(үле сылтама)
- ↑ Наш район - Красногорский район
- ↑ Закон Удмуртской Республики от 29.04.2021 № 36-РЗ «О преобразовании муниципальных образований, образованных на территории Киясовского района Удмуртской Республики, и наделении вновь образованного муниципального образования статусом муниципального округа».
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
- ↑ Итоги Всероссийская перепись населения 2010 года. 5. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов – районных центров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи человек и более. әлеге чыганактан 2013-11-14 архивланды. 2013-11-14 тикшерелгән.
- ↑ Каталог населённых пунктов Удмуртской Республики. Численность постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2015-03-24 архивланды. 2015-03-24 тикшерелгән.
Әдәбият
үзгәртү- Удмуртская Республика : Энциклопедия / гл. ред. В. В. Туганаев. — 2-е изд., испр. и доп. — Ижевск : Издательство «Удмуртия», 2008. — 768 с. — 2200 экз. — ISBN 978-5-7659-0486-2.
Сылтамалар
үзгәртү- Красногорский район. Официальный сайт ОМСУ Красногорского района