Коштаулы
Коштаулы, Коштавыл — Татарстан Республикасының Апас районына керүче авыл.
Коштаулы | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Куштовское сельское поселение[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Куштовское сельское поселение[d][1] |
Почта индексы | 422360 |
Географик урнашуы
үзгәртүСембер—Свияжск тимер юл тармагы[2] янында урнашкан. Апас шәһәр тибындагы бистәсеннән 18 км көньяк-көнбатышка урнашкан.
Атаманың этимологиясе
үзгәртүТопоним "кош" сүзе һәм "тау" оронимик терминының кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
Тарих
үзгәртүАвыл 1647—1651 елларда беренче мәртәбә искә алына. XVIII гасырдан алып XIX гасырның беренче яртысына кадәр авыл халкы шәһәр крестьяннары итеп исәпләнгән. Игенчелек, терлек үрчетү, тимер һәм каеш сбруя һөнәрләре белән шөгыльләнгәннәр. XX гасырның башында авылда 1 мәчет, мәдрәсә, 2 җил тегермәне, 2 тимерче алачыгы, 5 төрле ашамлык кибете булуы теркәлә. 1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Тәтеш өязе Черки-Килдураз вулысына кергән, 1927 елдан ТАССРның Буа кантонына керә. 1930 елның 10 августыннан алып Апас районына, 1963 елның 1 февраленнән Буа районына, 1964 елның 4 мартыннан тагын Апас районына кайтарыла.
Икътисади әһәмияте
үзгәртүХәзерге көндә авыл халкы игенчелек һәм сөтчелек белән мәшһүр. Авылда май заводы урнашкан.
Климат
үзгәртүТәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-10.5 °C | -10.6 °C | -5.5 °C | 4.9 °C | 13.5 °C | 18.4 °C | 20.4 °C | 17.9 °C | 12.2 °C | 4.5 °C | -4.4 °C | -9.7 °C | 4.3 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[4]
Чыганаклар
үзгәртү- Татарская энциклопедия. К.: Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. I том (А – Л). – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. – 543 б.
- Саттаров Г. Ф. Татар топонимиясе. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1998. – 438 б.
- Татарская энциклопедия: В 6 т. / Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2006. – Т. 3: К–Л. – 664 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге / төз. Ф. С. Баязитова, Д. Б. Рамазанова, З. Р. Садыйкова, Т. Х. Хәйретдинова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 839 б.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ Артур Зайцев. Строительство железнодорожной линии Свияжск – Ульяновск. infourok.ru(рус.)
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International