Кострома мәчете

ислам гыйбадәтханәсе (Кострома, Кострома өлкәсе, Россия)

Кострома мәчете, Кострома мемориаль мәчете (рус. Костромская мечеть, Костромская мемориальная мечеть) ― Россия Федерациясенең Кострома өлкәсе үзәге Кострома шәһәрендә Конституция мәйданында урнашкан мөселман гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте составындагы Кострома өлкәсе мөселманнарының төбәк мөселман дини берләшмәсе (рәисе Фелүн Фәһим улы Гомәров) карамагында.

Мәчет
Кострома мәчете
рус. Костромская мечеть
Ил Россия
шәһәр Кострома өлкәсе флагы Кострома өлкәсе, Кострома флагы Кострома, Конституция мәйданы
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манаралары түбәсендә булган мәчет
Нигезләнгән 2004
Төзелеш еллары 20062017 еллар
Төп даталар:
2006 (төзелеш башлану)
2009 (төзелеш тукталу)
2013 (төзелешне дәвам итү)
2017 (мәчет ачылу)
2022 (мәдрәсә бинасы ачылу)[1]
Халәте гамәлдә
  Тышкы рәсемнәр
  Костроманың Татар бистәсендәге агач мәчет. XX гасыр башы

Югары Идел буенда, шулай ук Костромада мөселманнар күптән барлыкка килгән. Бу хакта, мәсәлән, мөселман зиратына куелган табличка сөйли, анда күмелү урынының елы – 1147 дип күрсәтелгән (ә шәһәр үзе 1152 елда нигезләнгән [2]). Биредә йөзләрчә ел буе мөселманнар (күпчелеге нугай татарлары) яшәгән. Алар шәһәрнең Татар бистәсендә бик тыгыз яшәгәннәр, бистәдә агач мәчет 1780 елда төзелгән һәм ул Татар бистәсенең үзәгендә урнашкан була, аның янында булган татар зираты сакланган. Костроманың агач мәчете ― үзәк һәм төньяк Идел буенда һәм Россиянең үзәк өлешенең төньяк-көнчыгыш районында ачылган беренче мәчетләрнең берсе. Ул Идел буйлап пароходларда йөзүчеләргә ерактан ук күренә торган була. 1847-1906 елларда мәчеттә мөдәррис һәм имам (1889 елдан ахун) булып Россия империясенең күренекле дин эшлеклесе Төхфәтулла Сәфәров (1822―1916) тора. Аның тырышлыгы белән 1866 елда Татар бистәсендә мәдрәсә ачыла. 1906 елда мәчет мөәзине Хисаметдин Абызов мулла (1908 елдан ахун) итеп билгеләнә. 1913 елда мәчет имамы Миргазиз Зәбиров Романовлар династиясенең 300 еллыгын бәйрәм иткәндә Костромага килгән император Николай IIне Татар бистәсендә яшәүче татарлар исеменнән сәламли. 1897 елда бистәдә чыккан янгыннан соң, губерна хакимияте ярдәме белән мәчеткә ремонт ясалган [3].

Мәчет сүтелеп, манарасы төшерелгәч, җирле мөэминнәрнең җыелып намаз укый торган урыннары калмаган. Мәчет бинасы совет хакимияте тарафыннан китапханә итеп файдаланылган [4].

Яңа заман

үзгәртү

Үзгәрешләр 1990-елларда барлыкка килә. 1992 елның 20 апрелендә Кострома һәм өлкә мөселман дини берләшмәсе яңадан торгызыла, аның рәисе итеп М. Х. Хәйретдинов (1994 елга кадәр), беренче имам-хатыйбы итеп (1995 елдан) – И. М. Хәйретдинов билгеләнә[5].

Кострома мэры мөселман дини берләшмәсе лидерларының үтенечен канәгатьләндерә һәм җәмгыятьнең дини ихтыяҗлары өчен «Каеш тасмасы» фабрикасы клубы бинасын бүлеп бирә. Әмма ул бина теләсә кайсы вакытта җимерелү куркынычы яный торган бина булып чыга. Мөселман җәмгыяте җитәкчелеге шәһәр хакимияте адресына җир участогы бүлеп бирү һәм анда мәчетнең яңа бинасын төзергә рөхсәт итү турында үтенечләр җибәрә. 2006 елның 26 февралендә Кострома өлкәсе губернаторы (1996-2007 елларда) Виктор Андреевич Шершунов(рус.) Костромада яңа мәчет нигезенә беренче кирпеч сала [6].

Җирле Интернет-форумда мәчет төзелешенә каршы кампания алып барыла. Җәнҗаллар һәм судта тикшерү эшләре аркасында мәчет төзелеше берничә тапкыр туктатыла, хакимиятләр белән аңлашуга 2012 елда гына ирешелә[7].

Костромада Җәмигъ мәчете төзелеше унөч ел дәвам иткән. Мәчет төзелешендә җирле дини берләшмәгә Россия һәм чит ил меценатлары һәм шәһәрдә яшәүче мөселманнар зур ярдәм күрсәтә. Төзелеш мөселманнарның уртак эшенә әверелә. Мөфти Равил Гайнетдин һәм аның урынбасарлары, Кострома өлкәсенең 2012 елдан губернаторы Сергей Константинович Ситников(рус.) һәм өлкә үзәгенең 2011 елдан башлыгы (мэр) Юрий Валерьевич Журин(рус.) да ярдәм күрсәтә. Мәчет 2017 елның 5 маенда ачыла[8] һәм Бөек Җиңү көненә багышлана. Нәкъ менә Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен гомерләрен биргән мөселманнар истәлегенә мәчеткә Мемориаль мәчет исеме бирелә.

2022 елның 14 октябрендә Мемориаль мәчет комплексының икенче өлеше ачыла. Яңа корпуста мәдрәсә, балалар үзәге, ашханә һәм тәһарәтханә урнашкан. Киләчәктә биредә музей да булачак[9].

Тасвирлама

үзгәртү
 
Кострома мәчете комплексы. Сул якта, яшел түбәле ике катлы бина ― мәдрәсә урнашкан икенче корпус. 2022 елда ачылган

Мәчетнең ике манарасы, бер гөмбәзе бар. Беренче катта урнашкан төп намаз залында берничә зур люстра эленгән. Өч катлы бина 1000 кешене сыйдыра ала. Анда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым гыйбадәт заллары, юыну бүлмәләре, китапханә бар. Мәчеттә җомга вәгазе, никах, ифтар, таравих кебек чаралар үткәрелә.

Җомга намазына якынча 500 кеше йөри[10]. Мәчеткә йөрүче мөселманнар арасында күпчелек татарлар, чеченнар, ингушлар, дагыстаннар, үзбәкләр, таҗиклар, казакълар, кыргызлар, шулай ук руслар, гарәпләр, афроамериканнар бар[7]. Җомга вәгазе гарәп һәм рус телләрендә укыла.

Мәчет имамы – Ришат хәзрәт Сәйдәшев (1985 елгы)[11] [12].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Нина Зотова. В Костроме возобновлено строительство мечети. ДУМ РФ, 19.04.2013
  2. Мистическая Кострома. lenavoronova.livejournal.com, 20.07.2009
  3. Николай Муренин. Татарская слобода и мечеть в Костроме
  4. При костромской мечети открыли корпус для обучения основам ислама. ИА REGNUM, 14.10.2022(рус.)
  5. Ахмад Макаров. Мусульманская община Костромской области. ДУМ РФ, 19.04.2013
  6. Закладка первого камня для строительства новой мечети в Костроме. YouTube видео, 14:33
  7. 7,0 7,1 Наталья Диева. «Наша изюминка и уязвимость» — нескучная жизнь имама в православном городе. ИА REGNUM, 1.03.2018(рус.)
  8. Сегодня в Костроме откроется вторая очередь Мемориальной мечети. K1NEWS Кострома, 14.10.2022(рус.)
  9. Кострома шәһәрендәге Мемориаль мәчет комплексының икенче өлеше ачылды. БТК, 14.02.2022
  10. Васил Шәйхразыев Кострома шәһәренең Мемориаль мәчетендә. БТК, 14.02.2020
  11. Ришат Сайдашев ВКонтакте
  12. В Костроме открылся культурно-просветительский центр при мемориальной мечети. ГТРК «Кострома», 14.10.2022(рус.)

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү