Кизик бистәсе (Кизисә,[1] tat.lat. Kizik bistäse(үле сылтама), рус. Кизическая слобода, Кизицы, Хижицы) – 1687 елда Кизик Чиркәве янында килеп чыккан Казанның бистәсе. Казан ханлыгы чорында бу урын янында Алат юлы һәм Алат бистәсе булган.

Кизик бистәсе
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
 Кизик бистәсе Викиҗыентыкта
Казан, 16 гасыр (Ф. Халиков рәсеме)

Казан янындагы рус авылларында 17 гасырда бизгәк чире котырынган. "Тугыз изге җәфа" христиан риваяте буенча аларның мәет калдыклары (мощи) бизгәктән дәвалыйлар. Шуңа күрә бу урында 1687 елда Кизик Чиркавен һәм монастырен салына. Соңрак Кизик монастыре янында бистә килеп чыга.

Кизик монасыренең зиратында Лев Толстой бабае, Казан губернаторы (1815 -1820) И.А. Толстой, рус романтик-шагыйре Гавриил Каменев күмелгән.

Бетерү

үзгәртү

1920 елда Совет хакимияте Кизик монастырен юкка чыгара, монастырь 300 дисәтинә җире дәүләткә бирелә.

Кизик зираты урынында Декабристлар урамы, торак йортлары, Идел буе арбитраҗ хөкеме төзелгән.

Алат һәм Кизик бистәләре бүген

үзгәртү

Хәзер Алат һәм Кизик бистәләре Казанның Мәскәү районына керә. Урын тирәсендә Яшьлек метро станциясе бар.

Халык сайлавы буенча бу станциясена "Алат" исеме бирергә тиеш иде, ләкин Казан мэриясе халык пәрәвез сайлавының нәтиҗәләреннән баш тартып, "Яшьлек" исемен бирде.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү