Килобайт

мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге, 1024 байтка тигез
(Кбайт битеннән юнәлтелде)

Килобайт (күрсәтелә: Кбайт, Кб; халыкара: Kbyte, KB) — мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге, 1024 байтка тигез.

Байтларда үлчәүләр
ГОСТ 8.417—2002 СИ алкушымчалары IEC алкушымчалары
Атама Билге Дәрәҗә Атама Дәрәҗә Атама Символ Дәрәҗә
байт Б 100 - 100 байт B Б 20
килобайт Кбайт 103 кило- 103 кибибайт KiB КиБ 210
мегабайт Мбайт 106 мега- 106 мебибайт MiB МиБ 220
гигабайт Гбайт 109 гига- 109 гибибайт GiB ГиБ 230
терабайт Тбайт 1012 тера- 1012 тебибайт TiB ТиБ 240
петабайт Пбайт 1015 пета- 1015 пебибайт PiB ПиБ 250
эксабайт Эбайт 1018 экса- 1018 эксбибайт EiB ЭиБ 260
зеттабайт Збайт 1021 зетта- 1021 зебибайт ZiB ЗиБ 270
иоттабайт Ибайт 1024 иотта- 1024 йобибайт YiB ЙиБ 280

Бәләкәй хәреф белән языла торган кбайт (килобайт — kilobyte, kB) белән бутамаска, чөнки ул 1024 түгел, ә 1000 байтка тигез, анда «кило» — Халыкара берәмлекләр системасында (СИ) 103 тапкырлаучыны билгеләй торган алкушымча һәм Халыкара электротехника комиссиясе (IEC) белән шушы күренештә тәкъдим ителгән[1].

Россия Федерациясенда Кбайт билгеләнешен куллану 2009 елда кабул ителгән «Зурлыклар берәмлекләре кагыйдәләрендә» («Положение о единицах величин») күрсәтелгән:

« «Байт» (1 байт = бит) мәгълүмат саны берәмлегенең атамасы һәм билгесе «2¹⁰», «2²⁰» и «2³⁰» тапкырлаучылар белән кулланыла торган икегә нигезләнгән алкушымчалар белән бергә кулланыла (1 Кбайт = 1024 байт, 1 Мбайт = 1024 Кбайт, 1 Гбайт = 1024 Мбайт). Шушы алкушымчалар баш хәрефтән язылалар. Мәгълүмат саны берәмлегенең халыкара билгеләрен, Халыкара электротехника комиссиясенең Халыкара стандарты 60027-2 (KB, MB, GB, Kbyte, Mbyte, Gbyte) буенча тәкъдим ителгән «K» «M» «G» алкушымчалары белән, куллану рөхсәт ителергә.
— Положение о единицах величин, допускаемых к применению в Российской Федерации. Утверждено Постановлением Правительства РФ от 31 октября 2009 г. № 879
»

«Зурлыклар берәмлекләре кагыйдәләренә» кадәр кабул ителгән Илләр арасындагы (БДБ) стандарт ГОСТ 8.417—2002 белешмәләр кушымтасында килобайтның бу билгеләмәсен тарихи барлыкка килгән дип, әмма нәзакәтсез дип атаганнар.

Халыкара берәмлекләр системасының (СИ) төп документы «СИ китапчыгы» (фр. Brochure SI, ингл. The SI Brochure) СИ алкушымчалары ун санының дәрәҗәләренә генә туры килә дип ассызыклый, һәм 2 санының дәрәҗәләренә (210, 220 һ. б.) тапкырлап табылган берәмлекләр өчен CEI керткән атамаларны (кибибайт, мебибайт һ. б.) кулланырга тәкъдим итә[3].

Ләкин күп төрле заманча операцион системалары 1 килобайт 1024 байтка тиң дигән принципка тотынуны дәвам итәләр, әмма шул ук вакытта саклау җайланмаларын җитештерүче компаниялар 1 килобайтны 1000 байтка тигез дип исәплиләр.[4]

Килобайтны JEDEC стандарты буенча билгеләү  үзгәртү

2002 елның JEDEC 100B.01 стандарты компьютер хәтере өлкәсендәге төшенчәләрнең һәм хәрефле символларның мәгънәләрен билгеләү өчен тарала. Бу стандартның максаты — ярымүткәргеч сәнәгасендә символларны, аббревиатураларны, төшенчәләрне һәм билгеләмәләрне бертөрле кулланыга булышу. Стандартның спецификациясы K (кило-) алкушымчасын, мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге буларак, 1024-ка (210-ка) тигез дип билгели. Аның буенча килобайт төшенчәсе KByte яки KB дип билгеләнергә тиеш һәм 1024 байтка тигез булырга тиеш[5].

Искәрмәләр үзгәртү