Гигабайт
Гигабайт (күрсәтелә: Гбайт, Гб; халыкара: Gbyte, GB) — мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге, 230 = 1 073 741 824 байтка тигез (халыкара электротехника комиссиясе тәкъдиме буенча гибибайт булырга тиеш). ГОСТ 8.417—2002 нигезендә гигабайт төшенчәсе «Гб» билгеләнеше белән 109 = 1 000 000 000 байт тиң булырга тиеш.
Байтларда үлчәүләр | ||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
ГОСТ 8.417—2002 | СИ алкушымчалары | IEC алкушымчалары | ||||||
Атама | Билге | Дәрәҗә | Атама | Дәрәҗә | Атама | Символ | Дәрәҗә | |
байт | Б | 100 | - | 100 | байт | B | Б | 20 |
килобайт | Кбайт | 103 | кило- | 103 | кибибайт | KiB | КиБ | 210 |
мегабайт | Мбайт | 106 | мега- | 106 | мебибайт | MiB | МиБ | 220 |
гигабайт | Гбайт | 109 | гига- | 109 | гибибайт | GiB | ГиБ | 230 |
терабайт | Тбайт | 1012 | тера- | 1012 | тебибайт | TiB | ТиБ | 240 |
петабайт | Пбайт | 1015 | пета- | 1015 | пебибайт | PiB | ПиБ | 250 |
эксабайт | Эбайт | 1018 | экса- | 1018 | эксбибайт | EiB | ЭиБ | 260 |
зеттабайт | Збайт | 1021 | зетта- | 1021 | зебибайт | ZiB | ЗиБ | 270 |
иоттабайт | Ибайт | 1024 | иотта- | 1024 | йобибайт | YiB | ЙиБ | 280 |
Россия Федерациясе территориясендә, 2009 елда РФ Хөкүмәте нигезендә кабул ителгән карары буенча, Гбайт төшенчәсе 230 = 1 073 741 824 байтны билгеләр өчен файдаланырга тиеш:
|
Атамасы белән куллану
үзгәртүТүбәндәге текстны укыганда, исегездә тотыгыз, Россия территориясендә барлык үлчәү берәмлекләре атамалары ГОСТ 8.417—2002 белән регламентлаштырыла.
Халыкара электротехника комиссиясе (ГОСТ-ка бәйләнеше юк) тәкъдиме буенча 230 өчен гиби- дигән икегә нигезләнгән алкушымчаны кулланырга таләп ителә.
Килеп чыккан хәлдән еш кына каты диск һәм флэш-хәтер карталарын җитештерү корпорацияларының продукцияларын сатып алган кулланучылар интегә. Чөнки сатып алган әйбердә чын сыешлык күрсәтелә, мәсәлән, 1 гигабайт, ул була 1 000 000 000 байт, әмма сатып алучылар 1 гибибайтлы диск сатып алабыз дип уйлыйлар, ул була 1 073 741 824 байт, шушы сәбәп еш кына аңламауга һәм канәгатьсезлеккә китерә.
2002 елның JEDEC 100B.01 стандарты компьютер хәтере өлкәсендәге төшенчәләрнең һәм хәрефле символларның мәгънәләрен билгеләү өчен тарала[2]. Бу стандартның максаты — ярымүткәргеч сәнәгасендә символларны, аббревиатураларны, төшенчәләрне һәм билгеләмәләрне бертөрле кулланыга булышу. Стандартның спецификациясы G (giga-) алкушымчасын, мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге буларак, 1 073 741 824-ка (230-ка) тигез дип билгели. Аның буенча гигабайт төшенчәсе GByte яки GB дип билгеләнергә тиеш һәм 1 073 741 824 байтка (230 байтка) тигез булырга тиеш.[3]
Компьютер сленгы
үзгәртүКомпьютер сленгында гигабайт терминынын гектар, яки гиг сүзләре белән алмаштыралар.