Төп менюны ачу

Гига-

СИ белән унарлы кабатлы берәмлекләрнең атамасын ясар өчен кулланыла торган алкушымчаларның берсе. Миллиардка тапкырлауны аңлата

Гига- (күрсәтелә: Г; халыкара: G) — Халыкара берәмлекләр системасы (СИ) белән унарлы кабатлы берәмлекләрнең атамасын ясар өчен кулланыла торган алкушымчаларның берсе[1][2]. Чыгыш берәмлекнең атамасына гига алгушымчасын кушу белән ясалган атамалы берәмлек, чыгыш берәмлекне 109, ягъни бер миллиардка тапкырлау нәтиҗәсендә килеп чыга.

1960 елны үлчәмнәр һәм авырлыклар турындагы XI Генераль конференцияда «гига-» алкушымчасы Халыкара берәмлекләр системасы (СИ) алкушымчасы булып кабул ителде[3][4].

Мисаллар:

  • 1 гигаватт (ГВт) = 109 ватт.
  • гигабайт (ГБ) — мәгълүмат саклау җиһазларының, мәсәлән, каты дискларның, күләмнәрен үлчәү өчен кулланыла, 1 000 000 000 байтка тиң; файлларның күләмнәре өчен 1 073 741 824-ка тиң, ягъни 230 байт (төгәлерәк төшенчә — гибибайт, GiB).
  • гигагерц (ГГц) — ешлык берәмлеге, микроэлектроникада һәм радиоэлектроника җиһазларында кулланыла, 1 000 000 000 Гц-ка тиң.
  • 1 гигабит (Гбит) — мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге, 1 000 000 000 битка тиң. 1 Гбит/с — мәгълүмат агымы тизлеген үлчәү берәмлеге, мәсәлән, челтәр җиһазларында. 1 Гбит/с = 1 000 000 000 бит/с.

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү