Терабайт
мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге
Терабайт (күрсәтелә: Тбайт, Тб; халыкара: Tbyte, TB) — мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге, электрон җайланмаларда хәтер күләмен күрсәтер өчен кулланыла. Төрле фикерләр буенча бу берәмлек, йә 1099,5 миллиард стандарт 8-битлы байтларга, йә 1012 байтларга якын. Күп төрле кушымталар һәм операцион системалар[1] Терабайт төшенчәсен 240 байтларны (1 099 511 627 776) яки 1024 гигабайтларны билгеләр өчен кулланалар.
Байтларда үлчәүләр | ||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
ГОСТ 8.417—2002 | СИ алкушымчалары | IEC алкушымчалары | ||||||
Атама | Билге | Дәрәҗә | Атама | Дәрәҗә | Атама | Символ | Дәрәҗә | |
байт | Б | 100 | - | 100 | байт | B | Б | 20 |
килобайт | Кбайт | 103 | кило- | 103 | кибибайт | KiB | КиБ | 210 |
мегабайт | Мбайт | 106 | мега- | 106 | мебибайт | MiB | МиБ | 220 |
гигабайт | Гбайт | 109 | гига- | 109 | гибибайт | GiB | ГиБ | 230 |
терабайт | Тбайт | 1012 | тера- | 1012 | тебибайт | TiB | ТиБ | 240 |
петабайт | Пбайт | 1015 | пета- | 1015 | пебибайт | PiB | ПиБ | 250 |
эксабайт | Эбайт | 1018 | экса- | 1018 | эксбибайт | EiB | ЭиБ | 260 |
зеттабайт | Збайт | 1021 | зетта- | 1021 | зебибайт | ZiB | ЗиБ | 270 |
иоттабайт | Ибайт | 1024 | иотта- | 1024 | йобибайт | YiB | ЙиБ | 280 |
Халыкара электротехника комиссиясе аңлатмасы буенча, «терабайт» атамасы гадәттә 240-ка тапкырлау өчен кулланыла, әмма бу дөрес хәл түгел[2], чөнки тера- дигән СИ алкушымчасы 1012-га тапкырлауны аңлата. 240-га дөрес була икегә нигезләнгән теби- (тебибайт, TiB) дигән алкушымча.
Тебибайт һәм Терабайт арасында 10 %-ка якын аерма булып чыга.
Мисаллар
үзгәртү- Көнкүреш компьютерлар өчен беренче 1 Тб сыешлыклы коммерция каты дисклары 2007 елда тәкъдим ителделәр[3]. 2010-нчы еллар башында мондый күләм NAND-флеш-хәтер нигезендә ясалган SSD-дисклар да тәкъдим итә алдылар[4].
- Күп төрле 1 Тб-лы каты дисклар күләмне үлчәү өчен унарлы зурлык белән кулланалар, шул рәвешле 931 Гб-ны гына бирәләр[5].
- 2014 елның апреленә кадәр Һаббл космик телескопы 100-дән артык терабайт мәгълүматлар җыйды[6]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://knowledge.seagate.com/articles/en_US/FAQ/194563en
- ↑ ГОСТ 8.417-2002. ЕДИНИЦЫ ВЕЛИЧИН.. әлеге чыганактан 2012-02-02 архивланды. 2010-07-25 тикшерелгән.
- ↑ Hitachi выпустила винчестер объемом 1 терабайт 2019 елның 2 апрель көнендә архивланган..
- ↑ The World's First 2.5-Inch 1TB SSD Needs to Get In My Laptop's Belly Like Now, archived from the original on 2018-07-15, retrieved 2017-11-21
- ↑ http://www.hardwareluxx.ru/index.php/artikel/hardware/storage/23266-roundup-hdd-1-tb.html
- ↑ Hubble Space Telescope. NASA official site.