Камышлы (Самар өлкәсе)
һәм [2]
Камышлы | |
Нигезләнү датасы | 1580 |
---|---|
Дәүләт | Россия[1][2] |
Нәрсәнең башкаласы | Камышлы авыл җирлеге[d][1] һәм Камышлы районы[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Камышлы авыл җирлеге[d][1] |
Халык саны | 4784 (2021)[3] |
Почта индексы | 446970 |
Җирле телефон коды | 84664 |
Камышлы (рус. Камышла) — РФ Самар өлкәсендәге авыл, Камышлы районының һәм Камышлы авыл җирлегенең административ үзәге (1939-1963 елларда, 1991 елның мартыннан). Райондагы 13 татар авылының иң зурысы (5 400 кеше, 2017).
Урнашуы
үзгәртүӨлкә үзәге Самар шәһәреннән төньяк-көнчыгышка 190 км ераклыкта, Идел кушылдыгы Сок елгасы буенда урнашкан. Келәүле тимер юл станциясеннән 25 км, М5 «Урал» трассасыннан 6 км ераклыкта.
Тарих
үзгәртүКайбер мәгълүматлар буеча, авылга 1580 елда Бөгелмә төбәгеннән күченеп килгән татарлар нигез салган. Авыл атамасы һидронимнан — янәшәдән агучы Камышлы елгасы атамасыннан ясалган. Камышлы районы гербында ике камыш арасында алтын яллы һәм койрыклы, алтын тояклы кара төстәге ат рәсеме ясалган.
1929 елдан — ССРБ БҮБК (рус. ВЦИК СССР) карары белән Самар өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Сок елгасының югары агымында һәм аның кушылдыклары үзәнендә татарлар күпләп яшәгән авыл җирлекләреннән барлыкка китерелгән Байтуган милли (татар) районы составында.
1939-1963 елларда — Камышлы районы үзәге. Байтуган районы атамасы, район үзәге күчерелү сәбәпле, Камышлы районы итеп үзгәртелгән.
1963 елдан — Похвистнево районы составындагы авыл. Камышлы районы бетерелеп, җирләре Похвистнево районына бирелгән.
1965 елның 20 гыйнварыннан — Самар өлкәсе халык депутататлары шурасы башкарма комитеты карары белән Похвистнево районыннан аерып чыгарып, янәдән оештырылган Келәүле районы авылы.
1991 елның 4 мартыннан — РФ Югары шурасы президиумы указы нигезендә Келәүле районыннан аерып, халык соравы буенча янәдән торгызылган Камышлы районы үзәге.
Халкы
үзгәртүРайон үзәге Камышлы авылында район халкының яртысы – 5 400 кеше яши. Шуның 80 проценттан артыгы татарлар, калганнары – рус, мукшы, яһүд, алманнар.
Халык саны, кеше | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|
1959 | 2002 | 2010 | 2017 | ||||
4298 | 4826 | 4842 | 5400 |
Сәнәгать
үзгәртүСәнәгать тармагында асфальт-бетон заводы, Камышлы промкомбинаты һәм Камышлы сөт заводы урын алган. Ике транспорт хуҗалыгы бар: «Автотранспорт ширкәте» һәм «Камышлы Агропромтранс».
Мәгариф
үзгәртүАвылда һөнәри белем бирү училищесы, урта мәктәп, балалар бакчасы эшли.
1941 елның сентябрендә Камышлыга Сембердән Сембер татар педагогия училищесы күчерелеп, эшен дәвам итә. 1956 елда Богырыслан педагогика укхунәсенә күчерелә[4][5].
Мәдәният
үзгәртүАвылда татар халык театры, «Ак каен» фольклор ансамбле, «Нур» телекомпаниясе эшли. Район газетасы «Камышлы хәбәрләре» («Камышлинские известия») чыгарыла. Авылда урнашкан район мәдәният йорты Әнвәр Давыдов исемен йөртә.
1984 елда авыл янында табылган 1 540 г авырлыктагы метеоритка «Камышлы» атамасы бирелгән.
2019 елның 29 июнендә Камышлыда 10нчы Бөтенроссия авыл Сабантуе узды[6].
2019 елның 29 июнендә Камышлы авылы үзәк мәйданында татар язучысы Әнвәр Давыдовка һәйкәл ачылды[7].
Шәхесләр
үзгәртү- Әнвәр Давыдов (1919-1968), татар язучысы, журналист, тәрҗемәче.
- Эдуард Латыйпов (1994), биатлончы.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
- ↑ 2,0 2,1 GEOnet Names Server — 2018.
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Резеда Садыкова. Ульяновское-Камышлинское татарское педагогическое училище. «Самар татарлары», 23.04.2014
- ↑ Минзакир Нуртдинов. Система национального образования Самарской области: в поисках утерянного. «Азан», 1997 ел, № 2 — «Самар татарлары», 20.08.2014
- ↑ В Самарской области прошел Х Всероссийский сельский Сабантуй 2019 елның 30 июнь көнендә архивланган.. Правительство Самарской области(рус.)
- ↑ В Самарской области установили памятник известному татарскому поэту Энверу Давыдову 2019 елның 30 июнь көнендә архивланган.. Правительство Самарской области(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Камышлы муниципаль районы рәсми сайты(рус.)
- Самар татарларының рәсми сайты(рус.)(тат.)