Камил мәчете (Казан)
Бу мәкаләдә яки мәкалә өлешендә көтелгән вакыйгалар турында мәгълүмат бар. Монда әле булмаган вакыйгалар тасвирланган.
|
«Камил» мәчете (рус. Мечеть «Камиль» в поселке Мирном города Казани РТ) ― Татарстанның башкаласы Казанның Идел буе районы Тынычлык (Мирный) бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтенә керүче «Мөхәммәд» мәхәлләсенә карый[1].
Мәчет | |
«Камил»
«Мөхәммәд» | |
Ил | Россия |
шәһәр | 420055 Татарстан, Казан, Идел буе районы, Тынычлык (Мирный) бистәсе, Новосельская ур., 104а |
Координатлары | N 55°42′00″ E 49°08′22″ |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | ТР МДН Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте |
Кайсы дини агымга карый | сөнни / хәнәфи |
Бина төре | манаралы мәчет |
Нигезләнгән | 2019 |
Төзелеш еллары | 2019—??? еллар |
Халәте | төзелә |
Тарих
үзгәртүТышкы рәсемнәр | |
---|---|
Мәчет төзелеше фотосурәте. |
Мәчет каршындагы «Мөхәммәд» мәхәлләсе, юридик зат буларак, 2019 елның 5 июлендә теркәлү узган[1].
Яңа мәчетне төзү буенча беренче адымнар 2019 елда ясалган[2].
Казанның Идел буе районы Тынычлык (Мирный) бистәсендә урнашкан яңа мәчет төзелешенең төп иганәчесе ― Роберт Хәмит улы Миңнегалиев (1972 елгы, Апас районында туган), «Казан Экспо» күргәзмә үзәге генераль директоры һәм «Ак Барс» банкы ГАҖ идарәсенең 2003―2015 еллардагы рәисе[3]
Җирле мәхәллә башта мәчеткә «Мөхәммәд» исемен биргән булган[4].
Әмма иганәче Роберт Миңнегалиев гыйбадәт корылмасына, 2023 елда Лондонда йөрәк туктаудан вафат булган улы (соңгы елларда ул шунда укыган) Камил Миңнегалиев хөрмәтенә[5] «Камил» исемен бирүне сораган[4].
Имам
үзгәртүАллаһ йортының имам-хатыйбы ― Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин[1]. «Камил» мәчете ― Татарстан мөфтие шәхсән үзе җитәкче булачак бердәнбер мәчет. Элек мөфти Мирный бистәсендәге «Тынычлык» мәчетендә, аннары Казанның Сара Садыйкова урамындагы Зәңгәр мәчетендә имамлык иткән[6].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 ММРО приход мечети «Мухаммад» мухтасибата Вахитовского и Приволжского районов г.Казани ЦРО ДУМ РТ
- ↑ Муфтий Татарстана может стать имамом новой мечети. Inkazan, 2.11.2024(рус.)
- ↑ Миннегалиев Роберт Хамитович. realnoevremya.ru
- ↑ 4,0 4,1 Муфтий Татарстана Камиль Самигуллин может стать имамом новой мечети в поселке Мирный. t.me/inkazanischa(рус.)
- ↑ Сын гендиректора «Казань Экспо» скончался в Лондоне. Бизнес-Онлайн, 8.10.2022(рус.)
- ↑ Роберт Миннегалиев строит мечеть Камиль, имам в которой — Камиль хазрат. Бизнес-Онлайн, 2.11.2024(рус.)
Сылтамалар
үзгәртүМоны да карагыз
үзгәртү- «Тынычлык» мәчете (бистәнең Мелитопольская урамында)
Казанның истәлекле урыннары | ||