Калып:Баш бит/Вакыйгалар/7 ноябрь
Халыкара африкан язучылары, Белорусиядә — Октябрь инкыйлабы, Доминикан Җөмһүриятендә — спорт, Кыргызстанда — тарих һәм элекке буыннар хәтере көннәре
- 1827 — Казан университетында даими метеорологик күзәтүләр башлана.
- 1917 — Русиядә Октябрь инкыйлабы нәтиҗәсендә хакимияттән Вакытлы хөкүмәт бәреп төшерелә.
- 1921 — татар язучысы, драматург Нәҗип Асанбаев дөньяга килә.
- 1927 — беренче тапкыр эфирга «Татарстан» радиосы чыга.
- 1931 — Мао Цзэдун Кытайны совет җөмһүрияте дип игълан итә.
- 1934 — татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов туа.
- 1940 — «Tacoma Narrows Bridge» күпере җимерелә.
- 1941 — алман авиациясе 5000 пассажирлы «Армения» корабын батыра.