Калып:Баш бит/Вакыйгалар/25 ноябрь
Босния һәм Герцеговинада — милли, Индонезиядә - укытучылар, Суринамда — бәйсезлек, БМОда — Халыкара хатын-кызларга каршы җәбер-золымны туктату көне
- 1867 — Альфред Нобель динамитны патентлаштыра.
- 1904 — татар дирижеры Ильяс Әүхәдиев туа.
- 1927 — татар «Әлифба»сын бизәүче график-рәссам Иван Язынин туа.
- 1928 — татар һәм башкорт шагыйре Шамил Анак дөньяга килә.
- 1936 — Алмания белән Япония Коминтернга каршы пакт имзалыйлар.
- 1942 — Уралда яшәүче язучы-прозаик Илдус Хуҗин туа.
- 1950 — швед лингвисты, дипломат Густав Рамстедт вафат була.
- 1986 — татар тел галиме, диалектолог Габделхәй Әхәтов бакыйлыкка күчә.
- 2010 — Гданьск шәһәрендә Польша татарларына һәйкәл ачыла.
- 2016 — инкыйлабчы, Куба дәүләт эшлеклесе Фидел Кастро Рус дөнья куя.