Илдус Хуҗин

татар язучысы, прозаик

Илдус Әбүбәкер улы Хуҗин (рус. Ильдус Хузин) – татар язучысы, прозаик. Повесть һәм хикәяләре “Идел”, “Казан утлары”, “Тулпар” (Уфа шәһәре) журналларында 19972010 елларда басылып чыкты. Язма әсәрләре “Татар электрон библиотекасы” һәм “Урал татарлары” сайтына да урнаштырылган.

Илдус Хуҗин
Туган телдә исем Илдус Әбүбәкер улы Хуҗин
Туган 25 ноябрь 1942(1942-11-25) (81 яшь)
Свердловск өлкәсе, Кызылъяр районы, Бишавыл авылы
Милләт татар
Һөнәре язучы-прозаик

Биография үзгәртү

Илдус Хуҗин Свердловск өлкәсенең Кызылъяр районындагы Бишавыл авылында туган. Бишавыл, Рахманавыл, Әҗегол мәктәпләрендә белем алган. Училище бетереп, геодезист белгече булып чыккан һәм Төмән өлкәсендә нефть эзләү һәм геологик экспедицияләрендә катнашкан. 3 ел гомерен армия хезмәтенә биргән.

Институт бетереп, галим-агроном дипломы алгач, гомеренең күп кенә өлешен авыл хуҗалыгына багышлаган: совхозларда управляющий, агроном, баш агроном, директор булып эшләгән.

Дистә ярым гомерен мәктәптә балалар укытып үткәргән. Тарих, җәмгыять өйрәнү фәне һәм татар теле дәресләре алып барган.

Әдәби әсәрләр язу хыялын автор яшь чагыннан ук күңелендә йөрткән булса да, чынлап торып бу эшкә соңарыбрак башлаган. Шулай булуга карамастан, аның бәян (повесть) һәм хикәяләре тоткарлыксыз “Казан утлары”, “Идел” һәм Уфа шәһәрендә чыга торган «Тулпар» журналларында чыга барган. Хәзерге вакытта барлык язылган әсәрләре диярлек басылып чыккан. Татарстан китап нәшриятында әсәрләр җыентыгы китабы дөнья күрде.

Хәзерге вакытта Свердловск өлкәсенең Кызылъяр районындагы Урта Бәяк авылында яши.

Библиография үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Илдус Хуҗинның әсәрләре ике сайтта: 1. Тарихыбыз 2. site4636051.fosite.ru