Калып:Баш бит/Вакыйгалар/25 июль
Белорусиядә — Янгын сүндерүчеләр хезмәте көне, Бразилиядә — Машина йөртүчеләр һәм язучылар көннәре, Кубада — Инкыйлаб алды көне, Россия Федерациясендә — Тикшеренү органнары хезмәткәрләре көне, һ.б.
- 1739 — итальян композиторы Бенедетто Марчелло бакыйлыкка күчә.
- 1910 — башкорт шагыйре Хәниф Кәрим туа.
- 1934 — Татарстан язучылар берлеге оештырыла.
- 1953 — җырчы, РФ атказанган, ТР халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин дөньяга килә.
- 1955 — Кол Шәриф мәчете проекты авторларының берсе архитектор Искәндәр Сәйфуллин дөньяга килә.
- 1980 — шагыйрь һәм җырчы, киноактер Владимир Высоцкий вафат була.
- 1984 — хатын-кызлардан беренче булып, Светлана Савицкая ачык космоска чыга.
- 1987 — Мәскәүнең Кызыл мәйданында Кырым татарларының иң көчле сөргенлеккә каршы чарасы урын ала.
- 1996 — Татарстанның дәүләт эшлеклесе Рәис Беляев вафат була.
- 2004 — Лэнс Армстронг алтынчы тапкыр рәттән Тур-де-Франс ярышында җиңү яулый.