Калып:Баш бит/Вакыйгалар/24 март
БМОда Халыкара туберкулез белән көрәшү көне һәм Халыкара кеше хокукларын тупас бозылу очракларында гаделлеккә ирешү хокукы һәм корбаннарны кадерләү көне, Аргентинада Хаклык һәм гаделлекне искә алу көне, Угандада Агачлар утырту көне, һ.б.
- 1893 — татар язучысы Мөхәммәт Гали туа.
- 1905 — француз язучысы, фантаст Жүл Верн дөнья куя.
- 1930 — Плутон планетасына исем бирелә.
- 1930 — татар язучысы Хәсән Сарьян дөньяга килә.
- 1933 — Рейхстаг Адольф Һитлерга диктатор вәкаләтләрен тапшыра.
- 1937 — Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе Вагыйз Фәтхуллин туа.
- 1937 — татар галиме Нурмөхәммәт Хисамов дөньяга килә.
- 1957 — татар совет язучысы Кави Нәҗми бакыйлыкка күчә.
- 1996 — Миңтимер Шәймиев икенче срокка Татарстан президенты итеп сайлана.
- 1999 — НАТО әгъза-илләренең хәрби көчләре / Югославияне бомбага тота башлый.
- 2005 — «Лалә инкыйлабы» нәтиҗәсендә Кыргызстан президенты Әскар Акаев вазифасыннан куыла.