Калып:Баш бит/Вакыйгалар/21 июль
Бельгиядә ― Милли көн, Венесуэлада ― Ветеринария табиблары көне, Гуамда — Азат ителү көне, Сингапурда Расалар-ара гармония көне, һ.б.
- 356 ел (б. э. к.) — Борынгы Македония патшасы Александр III Бөек туа.
- 1798 — Наполеон Мисыр җирләрендә / Госманлы империясе гаскәрләрен тар-мар итә.
- 1899 — АКШ язучысы Эрнест Хемингуэй дөньяга килә.
- 1917 — Бөтенрусия мөселманнарының икенче корылтае үз эшен башлый.
- 1917 — Александр Керенский Россия империясенең Вакытлы хөкүмәте җитәкчесе итеп билгеләнә.
- 1939 — театр һәм кино артисты Фирдәвес Әхтәмова туа.
- 1955 — баянчы, аккомпаниатор Кирам Сатиев туган.
- 1970 — Мисырда Асуан гидротөене төзелеше тәмамлана.
- 1983 — Антарктидада урнашкан «Восток» станциясендә тарихта иң түбән температура күзәтелә (−89,2 °C).
- 2007 — Гарри Поттер турында соңгы китап сатуга чыга.