Калып:Баш бит/Вакыйгалар/8 март
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/8 март битеннән юнәлтелде)
БМОда Халыкара хатын-кызлар көне, Сүриядә Инкыйлаб көне, Россия Федерациясенең Кабарда-Балкар Республикасында Балкарлар сөргене корбаннарын искә алу көне, һ.б.
- 1010 — Фирдәүси үзенең "Шаһнамә" эпик поэмасын тәмамлый.
- 1669 — Этна янартавының иң көчле атуы.
- 1851 — кырымтатар җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспралы туа.
- 1914 — Хатын-кызларның хокукый тигезлеге өчен халыкара чаралар уздыру көне беренче тапкыр 8 мартка туры килә (фотосурәттә).
- 1927 — Габриэль Гарсиа Маркес, Колумбия язучы-прозаигы, журналист, матбагачы һәм сәяси эшлекле дөньяга килә.
- 1930 — Һиндстанда Маһатма Ганди җитәкчелеге астында граждан буйсынмау кампаниясе башлана.
- 1932 — татар язучысы Азат Вергазов дөньяга килә.
- 1941 — галим Реваль Закиров туа.
- 1944 — Балкарлар сөргене башлана.
- 1950 — ССРБ үзенең атом бомбасы булуы турында игълан итә.
- 1983 — АКШ президенты Рональд Рейган ССРБны «явызлык империясе» дип атый.