Калып:Баш бит/Вакыйгалар/7 май
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/7 май битеннән юнәлтелде)
Вьетнамда — Дьенбьенфу бәрелешендә җиңү көне, Литвада — Матбагачылык, тел һәм китап кайтуы, Россия Федерациясендә — Радио, Шотландиядә — Яз, h.б. истәлекле һәм бәйрәм көннәре
- 1663 — Лондонда Друри-Лейн театры ачыла.
- 1744 — Елизавета Петровна Россия империясендә үлем җәзасын юкка чыгара.
- 1840 — композитор Петр Чайковский дөньяга килә.
- 1904 — Русия империясендә литва телендә латин әлифбасын куллану рөхсәт ителә.
- 1908 — җырчы, ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһапов туа.
- 1946 — Токиода булачак «Sony» ширкәте ачыла.
- 1957 — җырчы Зөһрә Шәрифуллина дөньяга килә.
- 1999 — татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәширов бакыйлыкка күчә.
- 2003 — татар театры артисты Рәшидә Җиһаншина дөнья куя.
- 2008 — өченче Русия Федерациясе президенты Дмитрий Медведев инаугурациясе.
- 2011 — татар язучысы, балалар шагыйре Шәүкәт Галиев вафат.