Калып:Баш бит/Вакыйгалар/31 август
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/31 август битеннән юнәлтелде)
Кыргызстан, Малайзия һәм Тринидад һәм Тобагода — бәйсезлек көне
- 1900 — Бөекбританиядә «Кока-Кола» сатыла башлый.
- 1913 — "Сибирия" гәҗите чыгудан туктый.
- 1914 — Санкт-Петербург атамасы Петроградка үзгәртелә.
- 1915 — татар әдәбият галиме Шакир Абилов туа.
- 1930 — ТАПП җыелышында «җидегәнчелек» эше тикшерелә.
- 1939 — алман радиостанциясенә һөҗүм инсценировкасы. Ул Икенче бөтендөнья сугышына китерәчәк.
- 1954 — мәгърифәтче, татар гимназиясе директоры, милли активист Нурмөхәммәт Хөсәенов туа.
- 1958 — татар халкы тарихы белгече, галим, педагог Искәндәр Гыйләҗев туа.
- 1974 — Греция НАТОдан чыгу турында карар итә.
- 1989 — латин әлифбалы молдаван теле Молдавиядә дәүләт теле буларак игълан ителә.
- 1994 — Ирланд җөмһүрият армиясе кораллы көрәшне туктату турында игълан итә.