Калып:Баш бит/Вакыйгалар/30 гыйнвар
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/30 гыйнвар битеннән юнәлтелде)
Мәктәпләрдә тынычлыкка һәм көч кулланмауга багышланган халыкара көне, Азәрбайҗан таможнясы хезмәткәрләре көне, Бразилиядә Милли рәсемле комикслар көне, Россия Федерацияседә Кыш бабай һәм Кар кызы көне, һ.б.
- 1868 — Дәүләт банкы, Казан сәнгать мәктәбе биналарының, Ушкова йортының архитекторы Карл Мүфке туа.
- 1892 — татар артисты, язучы Зәйни Солтанов дөньяга килә.
- 1918 — Мулланур Вахитов җитәкчелегендә Үзәк мөселман комиссариаты оештырыла.
- 1923 — «Чаян» сатирик журналының беренче саны чыга.
- 1933 — Алмания президенты канцлер итеп Адольф Һитлерны билгели.
- 1948 — Һиндстан җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Маһатма Ганди вафат була.
- 1955 — Айдар Фәйзрахманов, җырчы (лирик тенор), музыкант дөньяга килә.
- 1969 — Лондонда The Beatles төркеменең соңгы концерты.
- 2004 — татар язучысы, шагыйрь, драматург һәм журналист Рахмай Хисмәтуллин бакыйлыкка күчә.
- 2007 — Windows Vista операцион системасы сатуга чыга.
- 2020 — Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы COVID-19 короновирус авыруы таралышының гадәттән тыш хәл алуын таный.