Калып:Баш бит/Вакыйгалар/27 август
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/27 август битеннән юнәлтелде)
Татарстан Республикасы Дәүләт гимны көне, ССРБ киносы көне, Молдавия бәйсезлеге көне
- 1865 — АКШ дәүләт эшлеклесе, Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты Чарлз Дауэс туа.
- 1896 — Бөекбритания һәм Занзибар арасында тарихта иң кыска сугыш була. Ул 38 минут дәвам итә.
- 1927 — нәшир, басмаханә хуҗасы Иван Харитонов вафат була.
- 1940 — «Буржуаз милләтчеләрнең Совет хакимиятенә каршы оешмасы» эше буенча бер төркем татарлар хөкем ителә.
- 1946 — Праһада Халыкара студентлар берлеге оештырыла.
- 1949 — Әхмәтҗан Касыйми, уйгур сәяси һәм хәрби эшлеклесе, Көнчыгыш Төркистан инкыйлаби җөмһүрияте президенты һәлак була.
- 1955 — 198 битле Гиннесс рекордлар китабының беренче басмасы дөнья күрә.
- 1960 — режиссер, Түбән Кама татар театры сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев туа.
- 1993 — Татарстан Республикасының Дәүләт гимны кабул ителә.
- 2003 — 60 000 ел эчендә Марс Җир шарына иң якын аралыкта була.
- 2005 — Казан метросы ачыла.