Калиновка (Басар авыл советы)

юкка чыккан авыл (Зәй районы, Татарстан, Россия)

Калиновка (рус. Калиновка) — Татарстан АССР Зәй районы Басар авыл советына (1959 елда бетерелгән) караган, хәзер юкка чыккан торак пункт (авыл)[1]. 1960-еллардан торак пункт буларак исәпкә алынмый.

Калиновка
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Зәй районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423522
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Калиновка

География үзгәртү

Авыл Зәй районынының көнчыгышында, Сармаш елгасы башланган урында, Сармашбаш авылыннан 3 км ераклыкта урнашкан булган.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[3]

Демография үзгәртү

Халык саны
1920 1935
120 157

Төп халык — руслар.

Тарих үзгәртү

Авылны XX гасырның 20-еллары башында Екатериновка авылыннан элекке алпавыт В. П. Мельгуновның җирләренә күченүчеләр нигезләгән. Октябрь инкыйлабыннан соң әлеге җирләр Екатериновка крестьяннарына бүлеп бирелгән. Кайбер басулар авылдан берничә чакрымнар ераклыкта урнашкан булганга, 1920-елларда, күмәк хуҗалыклар төзү башланыр алдыннан, Екатериновка авылыннан бер төркем крестьян хуҗалыгы (20 хуҗалыктан артыграк) үзләренең басуларына якынрак, элекке алпавыт утарына терәлеп торган урман аланына күченә. Шулай итеп Калиновка авылына нигез салына.

Яңа торак пунктка балан (рус. калина) куаклары белән капланган ерым исеме буенча Калиновка исеме бирелгән.

1931 елның мартында авылда Калинин исемендәге колхоз оеша. 1935 елда анда 27 крестьян хуҗалыгы, 157 кеше теркәлгән булган. 385 га сөрү җире булган күмәк хуҗалыкның рәисе итеп Сазонов сайлана. Колхозның игенчелек өчен яхшы сөрүлек җирләре һәм терлекләр йөртү өчен иркен көтүлекләре булган.

Авылда башлангыч мәктәп эшләгән. Мәктәптә Зәй районының иң өлкән укытучысы Клавдия Ивановна Фелицина укыткан.

Бөек Ватан сугышы елларында (1941—1945) фронтка авылдан 17 кеше китә, 9 сугышчы әйләнеп кайтмый (һәлак була яисә хәбәрсез югала).

1951 елда, күмәк хуҗалыкларны эреләндерү сәясәтенең беренче дулкынында ук Калинин исемендәге колхозны «Магнитострой» колхозы (үзәге Екатериновка) белән кушып куялар.

1960-елларда авыл яшәүдән туктый.

Әдәбият үзгәртү

  • Калиновка, поселок Басарского сельского совета. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 125-126.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү