Басар (Зәй районы)

юкка чыккан авыл (Зәй районы, Татарстан, Россия)

Басар (рус. Басар) – Татарстан АССР Зәй районы Басар (1959 елдан Югары Мәлем) авыл советларына караган, хәзер юкка чыккан торак пункт (авыл). 1980 елдан торак пункт буларак исәпкә алынмый. Координаталар: 55.29872°N 52.328047°E.

Басар
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Зәй районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423522
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Басар

География үзгәртү

Авыл Налимка елгасының уңъяк кушылдыгы булган Басар инешендә (рус. Басарский ручеек) [1], авыл советы үзәге Югары Мәлем авылыннан төньяк-көнчыгышка 5 км ераклыкта урнашкан булган [2].

Демография үзгәртү

Халык саны
1858 1897 1917 1935
349 596 549 299

Төп халык — руслар.

Тарих үзгәртү

Авылга XIX гасыр башында җирбиләүче алпавыт тарафыннан Рязань губернасыннан күчерелгән крестьяннар нигез салган. Торак пунктның исеме берничә мәртәбә үзгәргән: 1858 елгы документларда София (Басар), Софьино (Байсар) [2], XX гасыр башыннан Басар дип аталган. Софья Байсар авылның хуҗасы булган.

1858 елгы X ревизия буенча авыл халкы крепостной крестьяннар катламына кергән һәм ике җенестән 349 кеше исәпләнгән.

1892 елның октябрендә авылда чиркәү-приход мәктәбе ачылган.

1897 елдагы беренче җанисәп алу мәгълүматы буенча, авылда 596 кеше, шул исәптән 9 яшькә кадәрге 177 бала яшәгән.

1897 елда Мәлем авылында таштан чиркәү торгызгач, 1739 елда агачтан салынганын сүтеп алып, 1906 елда Басарга алып килеп корганнар[2], гыйбадәтханәне Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве дип атаганнар[3].

  Тышкы рәсемнәр
  Мәлем. Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве.

1917 елгы революция алдыннан авылда 92 хуҗалыкта 549 кеше яшәве мәгълүм. Җир хуҗасы буларак, аларның 1310 дисәтинә җире булган. 1909—1911 елгы П. А. Столыпин реформасы вакытында авыл җәмгыяте льгота белән 624 дисәтинә җир сатып алган. 1912—1913 елгы хуҗалыклар буенча исәп вакытында 92 хуҗалыктан 29 ының аты булмаган, 62 хуҗалык бер яки ике ат тоткан, 1 хуҗалыкның гына өч аты булган. 655 баш мөгезле эре терлек һ. б. җанвар исәпкә кергән.

Авыл халкы игенчелек һәм терлекчелек белән көн күргән. Бер өлеше кәсепчелек белән шөгыльләнгән: авылда балта осталары, мич чыгаручылар, тәгәрмәч бөгүчеләр булган. Кыш көне крестьяннар күпчелек миллионер Иван Григорий улы Стахеевның якындагы экономиясендә (Петровский Завод вино җитештерү заводы, Языково, хәзерге Сарман районы) эшләгән.

1920-еллар уртасында Басарда авыл советы оеша. Авыл советына Басар, Екатериновка, Степановка, Натальевка, Калиновка авыллары кергән.

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Новоспасск волостена караган, 1920 елдан — Татарстан АССР составында. 1930—1935 елларда Сарман районына кергән. 1935 елның мартыннан — яңа оешкан Зәй районында.

Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1931 елның мартында авылда «Полтава» колхозы оеша, 1935 елдан — Ленин исемендәге колхоз. 1935 елда колхозда 68 хуҗалык, 299 кеше исәпләнгән. 1435 га җир беркетелгән. Артельнең беренче рәисе — Д. Усачев.

1930-елларда Басар чиркәве ябыла, бинасы авыл клубына бирелә.

1935 елда тулы булмаган урта мәктәп өчен яңа бина төзелә. Мәктәп директоры — А. И. Гусев.

1938 елның 22 мартында, Басарда туган (1882 елгы) Захаров Спиридон Петрович Свердловск өлкәсе УНКВД каршындагы өчлек тарафыннан контрреволюцион эшчәнлектә гаепләнеп, атып үтерелгән [4].

1959 елның гыйнварында колхозларны эреләндерү вакытында Ленин исемендәге колхоз «Кызыл Октябрь» (үзәге Югары Мәлем) колхозына кушыла. Эреләндерелгән колхозның исеме Ленин исемендә була, үзәге – Югары Мәлем, рәисе – В. Ф. Уразайкин[5][6].

1959 елда Басар авыл советы бетерелә. Басар авылы Югары Мәлем авыл советына кертелә. Авыл халкы якын-тирә шәһәрләргә күчә башлый, күпчелек Зәй шәһәренә китеп урнаша. 1980 елда авыл юкка чыга [7].

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Налимка. Tatarica. Татарская энциклопедия
  2. 2,0 2,1 2,2 Казанская церковь в Байсар-Софьино, Басар. 2021 елның 2 сентябрь көнендә архивланган. svyatsy.org(рус.)
  3. Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве. sobory.ru
  4. Захаров Спиридон Петрович. 2021 елның 2 сентябрь көнендә архивланган. Архивы Прикамья(рус.)
  5. Верхний Налим. Институт татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук РТ
  6. Верхненалимское сельское поселение. О поселении. 2021 елның 2 сентябрь көнендә архивланган. Зәй районы рәсми порталы, 13.11.2013
  7. Церковь Иконы Божией Матери Казанская в Байсар-Софьино. Храмы России(рус.)